Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Селим Хазбиевич Казакъстан һәм Кыргызыстанда Польша илчесе итеп билгеләнде


Польша президенты Анджей Дуда (с) Селим Хазбиевичка (у) илче таныклыгын тапшыра
Польша президенты Анджей Дуда (с) Селим Хазбиевичка (у) илче таныклыгын тапшыра

Польшаның Казакъстан һәм Кыргызыстандагы илчесе итеп билгеләнгән тарихчы, публицист, профессор Селим Хазбиевич Кырымтатар Мәҗлесе белән тыгыз элемтәдә тора.

Дөнья кырымтатар конгрессы делегаты, профессор Селим Хазбиевич Казакъстан һәм Кыргызыстанда Польша илчесе итеп билгеләнде. Польша президенты Анджей Дуда Хазбиевичка илче грамоталарын тапшырды.

Сеймда Селим Хазбиевичне бу вазифага Польша тышкы эшләр министры Витольд Ващиковски тәкъдим иткән.

Тарихчы, публицист, профессор Селим Хазбиевич чыгышы белән польша-литва татары. Ул кырымтатар халкының икенче Корылтае делегаты (1991), Әнкарада узган икенче Дөнья кырымтатар конгрессы делегаты (2015) була. 1999-2007 елларда Польша татарлары берлегенең рәисе, 2003 елга кадәр Гданьскида мөселман җәмгыяте имамы.

Селим Хазбиевич 1990 елдан Кырымга еш сәфәр кылды, Кырымтатар Мәҗлесе белән тыгыз элемтәдә. 2014 елдан бирле Дөнья кырымтатар конгрессының Украина, Төркия, Литвада узган күчмә утырышларында даими катнаша.

XS
SM
MD
LG