Accessibility links

Данис Сәфәргали: "Мин гаепле түгел, дәүләт мине нахакка җәзалый"


Данис Сәфәргали мәхкәм утырышында
Данис Сәфәргали мәхкәм утырышында

"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалигә карата чираттагы мәхкәмә утырышы 31 августка билгеләнде. Гаепләү ягы аны биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

24 август Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалинең җинаять эшенә бәйле мәхкәмә утырышы булды.

21 август узган утырышта прокурор аңа "нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен төшерү" маддәсе нигезендә 3 ел колония, "хулиганлык" маддәсе нигезендә шулай ук 3 ел колония җәзасы бирергә сорады. Прокурор бу җәзаларның кайбер өлешләрен бергә кушып Данис Сәфәргалине барлыгы 5 елга иректән мәхрүм итүне сорады. Бүген Сәфәргалигә хөкем карары чыгарылыр дип көтелде, әмма ул чыгарылмады, Данис җавап сүзе белән чыгыш ясады.

Данис Сәфәргали мәхкәмәдә гаепләүләрне кире какты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

"Миңа карата җинаять эшләре канун бозылып ачылды. Тәртипсезлек кылуда гаеплиләр, әмма мин аны башкармадым. Авырлы хатынымны, баламны һәм студент егетне якладым. Тикшерүчеләр кыйнашу кечкенә сәбәптән чыккан дигәнгә басым ясыйлар. Балаларны кыйныйлар бит. Авырлы хатынны тукмыйлар. Бу тикшерүчеләр өчен мөһим сәбәп түгел. Минем фикеремчә, гаепләү канунсыз, минем гамәлләр үземне, кешеләрне яклауга нигезләнә.

Мәхкәмәдән мине аклауны сорыйм

115нче маддә нигезендә мине башка кешенең сәламәтлегенә зыян китерүдә гаеплиләр. Игътибар итегез: бер генә мәхкәмә утырышы, медицина экспертизасы минем тарафыннан сибелгән сыекча башкаларны имгәткән дигән карар чыгармаган. Ачыкланмаган дип язылган. Зыян күрүчеләр дә имгәнгәннәре турында әйтмәде. Зыян күрүчеләр дип саналучы кешеләр дә минем аларга тимәгәнемне, аларны кыйнамаганны әйтә. Мәхкәмәдән мине аклауны сорыйм.

282нче маддә нигезендә гаепләүгә килгәндә, үземне халкымның милләтпәрвәре дип саныйм. Милләтемне яратам, аның теле, мәдәнияте саклануын, үсешен телим. Әмма мин экстремист түгел. Әйтелгән дәлилләр нигезсез. Кешеләрне мыскаллаган текстлар урнаштырмадым. Моны гаепләү ягыннан шаһит булган Рәис Сөләйманов та раслый ала. Төрмәдә утырган чакта минем аккаунттан кемдер кереп, минем исемнән язган, актив эш алып барган, аннары аккаунт юкка чыккан. Бу очракта да мәхкәмәдән мине аклауны сорыйм.

Әләк нигезендә бер ел дәвамында төрмәдә утырдым

Мин – офицер. Тәртип саклау органнарында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләдем. Гомер буена ватаныма хезмәт иттем. Мин офицер кеше, авырлы хатынны яклап, әләк нигезендә бер ел дәвамында төрмәдә утырдым, гаиләмә ярдәм итә алмыйм. Путин Медведев белән ярыша-ярыша күпбалалы гаиләләрне якларга кирәк дип сөйли, ә минем гаиләм фәкыйрьлектә иза чигә. Гаебем дәлилләнмәгән килеш имчәк кызымнан аердылар, икебездән дә бер ел гомеребезне урладылар.

Хисләремне әйтә алмыйм, әмма гаепле түгел икәнемне беләм. Җинаять кылмадым. Шулай булуга карамастан, бер ел дәвамында кырыс шартларда төрмәдә утырам. Хроник чирләремә игътибар итмиләр. Дәүләт мине инде җәзалады. Өйдә бәләкәй балаларым бар икәнен исәпкә алуыгызны үтенәм, мин, әти буларак, аларны тәрбияләргә, тәэмин итәргә тиеш”, диде ул җавап сүзендә.

Чираттагы мәхкәмә утырышы 31 августка билгеләнде.

Сәфәргали инде бер елга якын тикшерү изоляторында тотыла. Башта аны узган елның апрелендә булган тарткалашу вакытында кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салуда, хулиганлык һәм үзара бәрелешүләрдә кул күтәрүдә гаепләделәр. Соңрак тикшерүчеләр аны ВКонтакте челтәрендәге 15 язма өчен 282нче маддә нигезендә "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләп җинаять эше ачтылар.

XS
SM
MD
LG