Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сабантуй" журналы айга бер тапкыр гына чыга башлаячак


"Сабантуй" журналы тышлыгы
"Сабантуй" журналы тышлыгы

Киләсе яртыеллыкка язылу барышында "Сабантуй" журналының айга бер генә чыга башлаячагы билгеле булды. Әле ул айга ике тапкыр 16шар биттә чыкса, киләсе ел башыннан айга бер 32 битлек булып чыгачак.

"Русия почтасы"сының киләсе яртыеллык өчен язылу каталогында күренүенчә, 2018 елның гыйнварыннан "Сабантуй" журналы айга бер чыгуга калачак. Киләсе елдан 16 битле түгел, ә 32 битле булып чыгачак.

Бу хакта Азатлыкка балалар өчен чыгучы "Сабантуй" һәм "Ялкын" журналларының баш мөхәррире Илназ Фазуллин раслады.

"Киләсе елдан "Сабантуй" укучыларыбызга аена бер тапкыр киләчәк. "Русия почтасы"ның эшеннән канәгать булмауга шушындый карар кылынды. Журналның беренче саны айның 10нчы көнендә чыкса, икенче номеры – һәр айның 20сендә. Хат ташучылар еш кына аларны икесен берләштереп укучыга илтеп тапшыра. Бу уңайсыз. Без, журналны бер тапкырга калдырсак та, аны саллырак, сыйфатлырак, яңа сәхифәләр белән баетылган итеп чыгарырга көч куячакбыз. Айга бер тапкыр чыгу күбрәк иҗади мөмкинлекләр ачачак. Бу укучыларыбызның кесәсенә сукмаячак, бәяләр шул ук калачак. Абунәчеләребез бу адымны аңлап кабул итәр дип ышанабыз, аларны югалтасыбыз килми, һәркайсысы кадерле", диде Илназ Фазуллин.

Атнага бер тапкыр басылган "Сабантуй" газеты 2014 елдан 16 битлек журнал форматында айга ике тапкыр чыгуга калган иде. "Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьмин моны финанс кыенлыклары белән аңлаткан иде. "Сабантуй"ны киләчәктә ешрак чыгару күз уңында тотылмый, дигән иде Кузьмин.

Моннан тыш, быел "Сабантуй" һәм "Ялкын" журналы редакцияләре уртак филиал буларак эшли башлады. "Ялкын"нан мөхәррир Йолдыз Миңнуллина китте, "Сабантуй" мөхәррире Айдар Гыймадиев та башка эшкә күчте. Хәзер берләштерелгән филиалны Илназ Фазуллин җитәкли.

"Сабантуй"ның беренче саны 1924 елда "Яшь ленинчы" исеме белән басыла. 1991 елда аның исеме "Сабантуй" дип үзгәртелде, ул атнасына ике тапкыр укучыларына барып ирешә иде. Аннарына атнасына бер тапкыр чыгуга калды. Бүген журнал 2500ләп данә басыла.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG