Accessibility links

Татарстан депутатларына тел турында сорауларга җавап бирү өчен "белешмә" әзерләнә


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан депутатларына мәктәпләрдә дәүләт һәм туган телләрне укыту мәсьәләсенә кагылышлы "белешмә" әзерләнәчәк. Халык белән очрашулар вакытында алар әлеге "аңлатмага" карап, җавап бирергә тиеш диелә.

Дәүләт Шурасы утырышында Бердәм Русия депутаты Николай Рыбушкин мәктәпләрдә татар телен укытудагы вазгыять турында Татарстан мәгариф һәм фән министры мәгълүматын тыңларга тәкъдим итте.

"Беләсез, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә шау-шу купты. Халык бездән җавап көтә. Очрашулар вакытында безгә аларга ни дип әйтергә?", дип сорады Рыбушкин. Аның фикеренчә, депутларда дөрес сайланган бердәм тактика булырга тиеш.

Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф министрлыгына депутатларга сайлаучылар белән очрашулар өчен "белешмәләр" әзерләргә тәкъдим итте.

"Депутатлар әлеге мәгълүматны якын араларда алырга тиеш", диде Мөхәммәтшин.

Бүген Татарстан парламентының 31нче утырышы узды. Анда Рөстәм Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясады. Президент чыгышы башлыча республиканың икътисади күрсәткечләренә нигезләнгән иде. Президент мәктәпләрдә дәүләт телләрен укыту һәм Шартнамә мәсьәләсенә берничә җөмлә белән генә кагылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG