Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Айдар Хәлимгә карата җинаять эшен туктатты


Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе язучы Айдар Хәлимгә карата җинаять эшен туктатты. Ул "нәфрәт һәм дошманлык тудыруда" гаепләнә иде.

"Айдар Хәлимгә карата җинаять эше туктатылды. Ул үзенең иҗаты белән шатландырыр әле, дип өметләнәм", дигән язучының адвокаты Рушана Камалова Idel.Реалиига.

Язучыга каршы 282нче маддәнең беренче өлеше, ягъни "нәфрәт һәм дошманлык тудыру" нигезендә җинаять эше ачылган иде. Экспертлар аның 2014 елда Хәтер көнендәге чыгышында урыс милләтен кимсетү сыйфатлары күргән диелде.

Быел августта Чаллы мәхкәмәсе Айдар Хәлимнең "Яшиселәр килә!.." ("Жить хочется!..") китабына карата шикаятьне карап андагы публицистик язмаларны экстремистик юнәлештә дип бәяләде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG