Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан язучыларының ана теле турындагы хаты республика прокуратурасына төшерелгән


Татар язучыларына прокуратурадан килгән җавап хаты
Татар язучыларына прокуратурадан килгән җавап хаты

Татар язучыларының Русия президенты Владимир Путин, баш прокурор Юрий Чайкага һәм берничә дәүләт оешмасына җибәрелгән хатына килгән җавапта Русия баш прокуратурасы язучыларның мөрәҗәгатен Татарстан прокуратурасы караячагын белдерә.

Хаттан аңлашылганча, татар зыялыларының мәктәпләрдә татар телен саклап калу турындагы мөрәҗәгатенә җавапны Татарстан прокуратурасы һәм Русиянең мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтү хезмәте бирергә тиеш.

Татар язучылары хатын үз адресыннан җибәргән һәм прокуратура хатын алган Ркаил Зәйдулла аны үзенең Фейсбук битендә урнаштырды һәм "җавап сымак нәрсә" дип атады.

"Мин аны бөтенләй аңламадым. Тикшерүгә алынды дип аңларгамы аны, күз уңына алынды дипме? Юристлардан сорарга кирәк. Русиядәге гадәти "отписка" гына дип уйлыйм. Аңарчы безнең мәгариф министрлыгыннан Илдар Мөхәммәтов (министр урынбасары - ред.) имзасы белән бер җавап килгән иде инде. Раил Зәйдуллин исеменә, ягъни миңа. Үзенә кире җибәрдем: "Рәхмәт, энекәш, зурладың", дидем", дип әйтте Азатлыкка язучы.

21 сентябрьдә Татарстан язучылары татар телен яклауны сорап Путинга хат юллаган иде. Алар Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорады. Хатның күчермәләре Русия баш прокуроры Юрий Чайка, Русия мәгариф министры Ольга Васильева, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка юлланды. Мөрәҗәгатькә 60 имза куелган иде. Авторлар Путинның Йошкар-Олада әйткән туган телләрне ихтыяри укыту турындагы сүзләре төбәктәге милләтара вазгыятьнең нигезен, соңгы берничә гасыр дәвамында барлыкка килгән балансны какшатты, дип язды.

Сентябрьдә Русия һәм Башкортстан язучылар берлекләре әгъзасы, танылган башкорт язучысы Флүр Галимов "телебезне кисмәгез" дип Русия президентына ачык хат юллаган һәм Русия президентының җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе аңа Русия мәгариф министрлыгы һәм Русия президентының фән һәм мәгариф идарәсе бирәчәк дип белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG