Каләм ияләренең хаты Татарстан язучылар берлеге сайтында 7 ноябрьдә дөнья күрде. Анда татар язучылары урыс каләмдәшләренә "туганнарча ярдәм" сорап мөрәҗәгать итә. "Чын язучы милләтенә карамастан тел язмышына битараф кала алмый", ди татар каләм ияләре.
Алар Пушкин, Лермонтов, Тургенев, Достоевский, Толстой, Чеховның гуманистик идеяләре нигезендә тәрбияләнүләре, шул ук вакытта Муса Җәлил, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Давид Кугультиновларның да иҗатлары кадерле булуын билгеләп уза. "Кызганыч ки, милли республикаларда ана телләрен гомум белем бирү өлкәсеннән кысрыклап чыгару бара", дип борчу белдерә татар язучылары. Алар Татарстанда ана телләре мәсьләсендә килеп туган вазгыять белән таныштырып уза һәм Конституцияләрнең дә, телләр турындагы кануннарның да милли телләрне яклавы турында яза. "Бер генә илдә дә дәүләт теле ихтыяри укытылмый, аны укыту мәҗбүри. Бу хакта Русиянең дә, Татарстанның да конституцияләрендә язылган. Ләкин тәртип саклау оешмаларының тыкшынуы дәүләт татар теленең дәрәҗәсе төшеүнә китерде", диелә мөрәҗәгатьтә.
Кирәкле сәгатьтә, каләмдәшләребез, дәшми калмассыз дип өметләнәбез
Хат авторлары шулай ук урыс телен өйрәнү яклы булуыларын да яза. "Без мәктәпләрдә дәүләт телләрен тиешле сәгатьләр санында укытылу сакланып калуын телибез", диләр. Күпчелек татарларның урыс телен бик яхшы белүләре, ә менә туган татар телләрен онытучыларның саны елдан-ел арта баруы турында да языла.
Татар язучылары фикеренчә, уку йортларыннан милли телләрне кысрыклап чыгару милләтне үтерә, федерализм нигезләренә куркыныч тудыра.
Каләм ияләре урыс язучыларын берләшеп, Русия халыкларының телләрен фәкыйрьләтүгә, милләтара янгын чыгаруга юнәлгән җимергеч көчләргә каршы торырга чакыра. "Каләмдәшләребез, кирәкле сәгатьтә дәшми калмассыз дип өметләнәбез", диләр татар язучылары.
Татар телен яклауны сорап язылган хатлар арта бара. Әле берничә көн элек кенә Австралия татарлары Рөстәм Миңнехановка татар телен саклауны сорап мөрәҗәгать юллаган иде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.