Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе Русия Думасының чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тамгалау карарыннан хәбәрдар.
Русиянең бу карардан соң алга таба нинди адымнарга бара алуы, яисә моның безгә нинди йогынты ясый алуы турында сүз куертырга теләмибез.
Русиянең АКШтагы мәгълүмат чаралары һәм АКШның Русиядәге мәгълүмат чаралары тирәсендәге вазгыять бер-берсеннән бик нык аерыла. RT (Russia Today) телеканалы һәм Спутник агентлыгы Кушма Штатларда мәгълүматны ирекле таратса, Азат Европа/Азатлык Радиосы Русиядәге административ басым аркасында үзенең партнерларын югалтты, кабель телевидениесенә үтеп керә алмый. Азат Европа/Азатлык Радиосы хәбәрчеләре Русиядә эзәрлекләүләргә, хәтта көч куллануларга дучар ителә.
Азат Европа/Азатлык Радиосының максаты – Русиядәге укучыларыбызга төгәл һәм объектив мәгълүмат җиткерү. Без бу эшебезне дәвам итәчәкбез.