Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Ринат Закиров милли-мәдәни үзәк җитәкчесе вазифасыннан коррупция идарәсе тикшеренүеннән соң киткән


Ринат Закиров Коррупциягә каршы көрәш идарәсе тикшерүеннән соң "Казан" милли-мәдәни үзәге җитәкчесе вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган. Закировның гаилә бизнесы турында элегрәк Азатлык язган иде.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Дөнья татар конгрессы Милли шура башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Татарстан президентын каршындагы коррупциягә каршы көрш идарәсе тикшерүеннән соң "Казан" милли-мәдәни үзәге җитәкчесе вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган. "Бизнес Online" газетасы хәбәр итүенчә, коррупциягә каршы комитет тикшергәннән соң, анда гаилә бизнесы чалымнарын тапкан. Азатлык элегрәк Закировның кызы Чулпанның әтисенең вазифасын кулланып, ничек акча эшләвен язган иде. Чулпан милли-мәдәни үзәк каршындагы "Казан" бию ансамблен җитәкли.

Әлеге тикшерүдән соң Закиров вазифадан китәргә була. Хәзер "Казан" милли-мәдәни үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы булып Закировның урынбасары Наил Зиатдинов калган.

Ринат Закиров "Казан" милли-мәдәни үзәген 1991 елдан бирле җитәкләп килде.

XS
SM
MD
LG