2017 ел вакыйгаларга бай булды. Аеруча Татарстан һәм татар дөньясы өчен авыр кабул ителгән хәбәрләр күп булды: банклар җимерелде, Русия белән Татарстан арасында шартнамә озайтылмады, татар телен укыту факультативка калдырылды.
Нинди генә вакыйгалар булмасын, Азатлык үз стандартларына тугры калып, оператив рәвештә объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерергә тырыша. Бу эшебезне 2018дә дә дәвам итәрбез.
Ел ахырында без башкарылган эшкә күз салып, үзенә күрә йомгак ясап карарга булдык. Сайтыбыз, социаль челтәрләрдә иң күп укылган, каралган язмаларны барлап чыктык. Бу безгә генә түгел, укучыларыбызга да кызыклы булыр дип ышанып калабыз.
2017 елда Азатлык сайтында иң күп укылган язмалар:
- Хәния Фәрхи вафат. "Киләчәккә сезнең белән җырлап барам"
- Тукай бүләгенә быел 19 намзәт дәгъва итә
- Прокуратура күрсәтмәләре: хата өстендә хата һәм канун бозулар
- "Туган тел"не җырлаган студентларга КФУда басым башланган
- Башкортлар ана телен яклауда бердәмлек күрсәтте
- Компромисс: татар теле дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать кала
- Чаллы мәктәбе дәүләт телләрен укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Югары мәхкәмәгә шикаять итә
- Журналист, җырлар авторы Илфак Шиһапов вафат
- Чукынган татар неофиты авыл тарихын бозып сафаҗайларны рәнҗеткән
- Татарстанда эштән китәчәк татар теле укытучыларын саныйлар
Иң күп каралган видеолар:
- Хәния Фәрхи: "Ниндидер биеклеккә барып җитәрмен шикелле..."
- Динара Бухарова Сафаҗай авылы хакында
- Уфада башкорт телен яклау җыены үтте
- Римма Ратникова татар телен укытуда чигенеш турында белдерде
- Сафаҗайлар Бухаровадан гафу үтенүне таләп итә
- Халык башкорт активистын полициядән йолып алды
- Илфак Шиһаповның Азатлыкка әйткән фикерләре
- Энгел Фәттахов: "Бер укытучыны да урамда калдырырга җыенмыйбыз"
- Вафа Камалетдинов: "Сафаҗай авылы гомер буе ислам динен тотып яшәгән"
- Салават Фәтхетдинов: "Телне яклап урамга чыгучылар сәнәк тотып паровозга каршы бара"
Иң күп фикер әйтелгән язмалар:
- Чаллы мәктәбе дәүләт телләрен укытуны федераль стандартларга кертүне сорап Югары мәхкәмәгә шикаять итә
- Аянычлы нәтиҗә: теле юкның – иле юк
- Намазны нинди телдә укырга: татарчамы, гарәпчәме?
- Рифә Рахман: "Мәгариф" мөдире Ркаил Зәйдулланы һәрьяклап сындырырга тырышты"
- Татарстанда татар теле ихтыярига кала
Социаль челтәрләр
XXI гасырда Азатлык инде күптән радио яки сайт кына түгел, ул – мәгълүматны төрле платформаларда җиткерүче мәгълүмат чарасы да. Азатлык барлык популяр социаль челтәрләрдә бар, аларга кушылырга онытмагыз!
Быел безнең социаль челтәрләр актив үсүен дәвам итте. Без әзерләгән язмалар, видеолар, рәсемнәр интернет буйлап тарала. Мисал өчен, Азатлыкта елның иң популяр видеоязмасы булган "Татар теле байлыгы" төрле социаль платформаларда 130 меңнән артык карау җыйган. Бу видеоязма иң күп "Вконтакте" челтәрендә каралды (100 меңнән артык карау):
Шулай ук Вконтакте челтәрендә Азатлык әзерләгән чит ил кешеләренең 26 апрель, туган тел бәйрәме белән котлавы да яхшы таралды. Аны бу челтәрдә 70 мең тапкырдан артык караганнар:
Вконтактеда иң күп каралган видеолар арасында өченче урында – Хәния Фәрхи вафатыннан соң аның истәлегенә багышланган видеоязма (50 меңнән артык карау). Сүз уңаеннан, Азатлыкның елның иң популяр язмасы да – Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап әзерләгән аның җырлар тупланмасы:
Facebook челтәренә килгәндә, елның иң популяр язмалары исемлеге шундый:
1. "Татар теле – бай тел" видеоязмасы
2. Татар җырчыларының Казанда үткәргән "Туган тел" флешмобыннан җанлы трансляция язмасы
3. Чехия татарларының пәрәмәч пешерү видеоязмасы
4. Америка татарларының гөбәдия пешерү видеоязмасы
5. Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган концерттан җанлы трансляция язмасы
6. "5 танылган татар баласы" видеоязмасы
Instagram челтәрендә дә иң күп карауларны Хәния Фәрхигә багышланган видеоязмалар җыйды. Танылган җырчы белән хушлашу язмасын 60 меңнән артык кеше карады. Популяр язмалар арасында татарларның Нью-Йоркның Таймс-сквер мәйданында "Туган тел" җырын башкару видеосы һәм 26 октябрь көнне Дәүләт шурасы каршында яшьләрнең "Әлифба" флешмобына депутат Илшат Әминовның кушылып җырлау язмасы да бар.
2017 ел Азатлыкның Telegram каналы үсеше елы булды, анда ярты меңнән артык кеше иң мөһим һәм кызыклы хәбәрләрне смартфоннарына алып тора. Telegram кирәкле мәгълүматны тиз тапшыру мөмкинлеген бирә, Азатлык быел аның аша иң беренчеләрдән Татарстан прокуратурасының мәктәпләрдә тикшерүләре, укытучыларны эштән алу, җәмәгатьчелекнең флешмоб һәм протест чаралары турында хәбәр итте.
Telegram-да быел иң нык таралган хәбәр – Мәскәүдә "И туган тел" граффити язуларының пәйда булуы:
Форсаттан файдаланып, Азатлык сәхифәсенең һәм социаль челтәрләренең даими укучыларына, фикер калдыручыларга, язмаларыбыз белән уртаклашучыларга рәхмәт белдерәбез.
Киләсе елда да бергә булырбыз дигән өметтә калабыз. Яңа ел котлы булсын!