Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ рәисе урынбасарының аппеляциясен кире какты


Татарстанның Югары мәхкәмәсендә
Татарстанның Югары мәхкәмәсендә

Татарстан Югары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт шикаятен канәгатьләндермәде. Былтыр Хәтер көне оештыруда канун бозуда гаепләнгән Нуриәхмәт 10 мең сум штраф түләргә тиеш булачак.

24 гыйнвар Татарстан Югары мәхкәмәсендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт шикаяте каралды. Хөкемдар элегрәк Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карарны гамәлдә калдырды. ТИҮ рәисе урынбасары 10 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка сөйләвенчә, ул, Казанның Вахитов мәхкәмәсенең 10 мең сум штрафка тартуы белән риза булмыйча, Татарстан Югары мәхкәмәсенә гариза язган.

"Казанның Гвардейская полиция бүлеге 2017 елның 14 октябрендә узган Хәтер көнендә алдан расланган тематикадан читләште дип протокол төзегән. Ул шул ук көнне түгел, ә 30 октябрьдә язылган. Миңа оештыручы буларак бу хакта әйтелде. Бу эш Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә каралды. Темадан читкә тайпылу булмады, әгәр андый хәл булган икән, ник шунда Казан мэриясе вәкиле Илгиз Сарманов, полиция хезмәткәрләре кисәтмәде дип сорадым. Әмма аларның эшендә хилафлыклар табылмады. Хөкемдар миңа, оештыручы буларак, 10 мең сум штраф салды. Ул моны минималь дип атады. Мин – пенсионер, ай саен 9 мең 682 сум пенсия алам. Бу карар белән килешмичә, Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иттем”, дип сөйләде Азатлыкка Галишан Нуриәхмәт.

Ул Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын тиешле тәртип белән шикаять итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG