Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ татар телен мәҗбүри укытуны таләп итеп "зур митинг" уздырырга җыена


Милли республикалар телләре проблемына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе
Милли республикалар телләре проблемына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе

Милли республикаларда телләр проблемына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә ТИҮнең 18 февральдә мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итеп, "зур митинг" уздыру планнары турында белдерелде.

"Без февральне тулысынча туган телне яклауга багышлаячакбыз. 21 февраль - халыкара Ана теле көне. Әгәр безгә митингка рөхсәт бирмәсәләр, ялгыз пикетларга чыгачакбыз" диде Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев

Аның сүзләренчә, митингның төп таләбе - "Татарстан мәктәпләренә дәүләт татар телен кайтару". Моннан тыш, активистлар "Дәүләт Шурасының хурлыклы карарын гамәлдән чыгаруны" да таләп итмәкчеләр. Әлеге карарга ярашлы, Татарстан мәктәпләрендә татар теле ихтыярига калды.

"Тагын бер таләп - Дәүләт шурасы үз-үзен таркатырга, яңа сайлау билгеләнергә тиеш, чөнки Дәүләт шурасы үзен тулысынча оятка калдырды", диде Фәрит Зәкиев.

2017 елда Казан шәһәр башкарма комитеты татар телен яклауга багышланган бер генә митингка рөхсәт бирмәде.

XS
SM
MD
LG