Пхенчханда татар һәм Татарстан спортчылары нинди нәтиҗә күрсәтте?
Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпиада тәмамланды. Тарихта ул допинг гаугасы һәм Русия спортчыларының нейтраль әләм астында чыгыш ясарга мәҗбүр булулары белән дә истә калыр. Уеннар башланыр алдыннан Азатлык анда көч сынашачак татар спортчылары белән таныштырган иде. Бүген нәтиҗә ясыйбыз.
Көньяк Кореяда Олимпия уеннары төгәлләнде. Норвегия җыелмасы – кышкы Олимпиадада гомумтакым зачетында рәсми булмаган җиңүче. Алар 49 медаль (14 алтын, 14 көмеш, 11 бронз) алды. Икенче урында Германия (31 медаль: 14 алтын, 10 көмеш, 7 бронз) булды, Канада (29 медаль: 11 алтын, 8 көмеш, 10 бронз) өченче килә. АКШ һәм Нидерланд спортчыларыда беренче бишлектә.
Киләсе кышкы Олимпиада дүрт елдан соң Кытай башкаласы Пекинда узачак.
Пхенчханда уеннарны ябу тантанасында Русия спортчыларына үз әләмнәрен алып чыгарга рөхсәт итмәделәр, алар нейтраль әләм белән чыкты һәм аны уеннарны оештыру комитеты билгеләгән волонтер күтәреп барды.
Русия җыелма такымын Сочи Олимпиадасыннан соң булган допинг җәнҗал сәбәпле читләштерделәр. Пхенчхандагы уеннарда русияле керлингистчы Александр Крушельницкий һәм бобслейчы Надежда Сергеевада допинг тикшерүдә тыелган матдә таптылар.
25 февраль, 16нчы (соңгы) көн, ахыр нәтиҗә
алтын | көмеш | бронз | |
1 Норвегия | 14 | 14 | 11 |
2 Германия | 14 | 10 | 7 |
3 Канада | 11 | 8 | 10 |
4 АКШ | 9 | 8 | 6 |
5 Нидерланд | 8 | 6 | 6 |
- - - - - - | |||
13 Русиянең олимпия атлетлары | 2 | 6 | 9 |
- - - - - - | |||
28 Татарстан* (аерым катнашса) | 0 | 0 | 1 |
* фараз
Олимпиаданың хоккей финалында Русия такымы овертаймда Германияне җиңеп (4:3) алтынга лаек булды. Русия такымында бер татар тренеры да бар - Рәшит Давыдов Русия җыелмасының капкачыларын әзерли.
Алинә Заһитованың алтын медаленнән соң бу - Русиянең икенче алтыны. Алман егетләренең көмеш медале исә Олимпиаданың хоккей турнирында көтелмәгән сенсация булды.
24 февраль, 15нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
1 Норвегия | 13 | 14 | 11 |
2 Германия | 13 | 8 | 7 |
3 Канада | 10 | 8 | 10 |
4 АКШ | 9 | 8 | 6 |
5 Нидерланд | 8 | 6 | 6 |
- - - - - - | |||
15 Русиянең олимпия атлетлары | 1 | 6 | 9 |
- - - - - - | |||
28 Татарстан* (аерым катнашса) | 0 | 0 | 1 |
* фараз
Яшел Үзәннән Андрей Ларьков чаңгыда 50 чакрымга узышта өченче урынны алды. Кышкы Олимпидада бу Татарстаннан булган спортчыларның өченче медале.
Андрейны җанатарлар Татарстан әләме, "Казан", "Яшел Үзән" дип язылган әләмнәр белән алкышладылар. Фин спортчысы алтын медаль яулады. Русия спортчысы икенче урында.
"Алинәнең әтисе Актанышның Татар Әҗбиеннән"
Олимпиадада хатын кызлар арасында фигуралы шууда алтын медаль алган Алинә Заһитова гаиләсе турында белгәннәре белән социаль челтәрләрдә уртаклашучылар да бар. Аларның берсе – Илинә Абзалова.
Ул: "Актаныш районында су басканга кадәр Татар Әҗбие дигән авыл бар иде. Анда күп балалы гармончы гаиләсе яшәде, аның дүрт баласы да гармонда уйный һәм бии иде. 1976 елда әлеге дүрт баланың берсе булган Нәсихның Илназ исемле улы туды. Ул – хоккейчы-тренер, Алинә Заһитованың әтисе иде. Шул елны мәктәпне, кибетне яптылар, электр утын өзделәр. Бу авылның башка күпләгән гаиләләре кебек Заһитовлар гаиләсе дә бер яшьлек Илназ белән Удмуртиягә күченде. Алинәнең ата-бабалары төп татарстаннар", дип язды.
23 февраль, 14нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
1 Норвегия | 13 | 14 | 10 |
2 Германия | 13 | 7 | 6 |
3 Канада | 10 | 8 | 9 |
4 АКШ | 8 | 7 | 6 |
5 Нидерланд | 8 | 6 | 4 |
- - - - - - | |||
15 Русиянең олимпия атлетлары | 1 | 5 | 8 |