Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дондагы Ростовта кырымтатарлар өстеннән мәхкәмә башланды


 "Ялта алтылыгы" эшен тикшерү утырышы
"Ялта алтылыгы" эшен тикшерү утырышы

14 февраль Дондагы Ростовның Төньяк Кавказ хәрби мәхкәмәсендә “Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында "Ялта алтылыгы" дип аталган кырымтатар төркеме өстеннән мәхкәмә утырышы башланды.

Бу эш кысаларында Ялтадан Эмир-Усеин Куку, Муслим Алиев, мөселманлык кабул иткән Вадим Сирук, Энвер Бекиров, Рефат Алимов, Арсен Җаппаров гаепләнәләр. Прокурор гаепләү нәтиҗәләрен укып ишеттерде.

Мәхкәмә Amnesty International Ukraine оешмасының вәкилләренә фото- видео төшерүне тыйган, алар тик текст трансляциясе белән чикләнгән. Эмир-Усеин Куку мәҗбүри билгеләнгән адвокатлардан ваз кичүен белдереп, ул адвокат аны яклаячагына ышанмавын әйткән, ләкин хөкемдар аның бу шикаятен кире каккан.

Утырышта Эмир-Усеин Куку, Арсен Җаппаров аларны ФСБ белән хезмәттәшлек итергә өндәүләрен, моңа риза булмауларын белдерделәр. Мәхкәмәдә Украинаның Ростовтагы баш консулы Виталий Москаленко, консул Виталий Конарский катнашкан.

Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаепләрен танымаган. Amnesty International Ukraine җитәкчесе Оксана Покальчук, гаепләнүчеләрне Кырымнан Дондагы Ростовга күчереп, хәрби мәхкәмәдә хөкем итү халыкара һуманитар хокукларны боза, диде. Мәхкәмә 15 февраль дәвам итәчәк.

2016 елның 12 февралендә Ялтадан Эмир-Усеин Куку, Муслим Алиев, мөселманлык кабул иткән Вадим Сирук, 18 апрельдә Рефат Алимов, Арсен Җаппаров тоткарландылар. Аларны террор оешмасында катнашуда гаеплиләр. 2017 елның декабрь аенда аларны Кырымдагы вакытлы изолятордан Дондагы Ростовка күчерделәр.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев аларны сәяси тоткыннар дип бәяләгән иде.

Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнгән "Акъяр дүртлеге" дип йөртелгән тагын дүрт кеше - Руслан Зейтуллаев 15 елга, Ферат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примов 2016 елда 5әр елга иректән мәхрүм ителгән иде. Алар 2015 елның гыйнвар аенда тоткарланган иде. Русиянең кеше хокукларын яклаучы “Мемориал” хәрәкәте аларны сәяси тоткыннар дип таныды.

14 февраль Акмәчеттә Кырым Югары мәхкәмәсендә узган елның октябрь аенда ялгыз пикетларга чыккан тагын 13 кырымтатарның аппеляция шикаятьләре каралды. Бер шикаять тә канәгатьләндерелмәде. “Барлык карарлар алдан язылган кебек, утырышлар берничә минут узуга ук исемнәрне генә үзгәртеп бер үк карарлар укылды”, диде яклаучылар.

XS
SM
MD
LG