12:00га вазгыять:
- Үзәк сайлау комиссиясе иртәнге 10га русиялеләрнең 16,91%-ы тавыш биргәнен хәбәр итә
- Үзәк сайлау комиссиясе үз сайтына киберһөҗүм булганын әйтә. Комиссия һөҗүмнән саклана алган диелә
- Күп кенә урыннарда кешеләр сайлауга эштән килергә кушылуга зарлана. Кешеләрне автобуслар белән китерү очраклары күп
- Төрле төбәкләрдән хәрәмләшүләр турында хәбәрләр килә. Казанның 326нчы сайлау бүлгесендә Павел Грудинин штабыннан күзәтүче күпләп сайлау кәгазьләрен ташлау күренешен күзәтте, бүлгегә полиция чакыртты
Дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев кем өчен тавыш биргәнен яшерми. Татар конгрессы да алдан ук Путин тавыш бирергә өндәгән иде.
Халыкны сайлауга #арзан_бәягә_ашамлыклар белән җәлеп итү хәйләсе Татарстанда гына түгел, башка урыннарда да уңышлы кулланыла икән..)
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та тавышын бирде. Instagram-да баннер фонында төшкән фотосын чыгарып, ул "Мин тавышымны бирдем!" дип татарча язды. Тавышын кемгә бирәчәген Миңнеханов алдан ук әйтеп куйган иде.
Быелгы сайлауның тагын бер үзенчәлеге - сайлау урыннарында күп санда #ялган_күзәтүчеләр пәйда булу. Азатлык хәбәрчесе Казанның Совет районындагы сайлау урынында күзәтүче буларак килгән урта яшьтәге берничә ханымга игътибар иткән. Сез кемне вәкиллек итәсез дигән сорауга алар җавап бирмәгән, исполкомнан җибәрделәр дип кенә чикләнгән.
Уфаның 35нче сайлау урынында бер Собчакның бер "күзәтүчесе" ялган кәгазь белән килгән. Аны кайдан алдыгыз дигәнгә ул "бер сәүдә үзәгендә бирделәр" дигән.
Кайбер белгечләр фикеренчә, бу сайлауда хакимиятләр оппозициядәге намзәтләр штабына "ялган күзәтүчеләр" иңдереп сайлау нәтиҗәсенә йогынты ясарга тырыша.
Русиянең көнчыгыш төбәкләрендә тавыш бирү инде тәмамланып килә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, 18:00га сайлауда катнашу дәрәҗәсе шулайрак: Камчатка — 63,86%, Чукотка — 76,34%.
Тавыш бирү инде җиде сәгатьтән артык барган төбәкләрдә (Үзәк сайлау комиссиясенең җирле вакыт белән 15:00га мәгълүматы) иң түбән саннар Байкал арты краенда (42,12%), иң югары - Магадан өлкәсендә (54,69%).
Быел күп кенә сайлау урыннарында кешеләрне сайлауга китертү өчен төрле хәйләләргә баралар. Мисал өчен, кайбер сайлау бүлгеләрендә #арзан_бәядән_ашамлыклар сату вәгъдә ителгән.
Казанның бер сайлау урынында сату әле һаман башланып китә алмый, кешеләр арзан ризыкларны көтеп тора, дип хәбәр итә Азатлык хәбәрчесе. Имеш, ризык китерәсе машина килеп җитмәгән.