Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Сәфәргали колониядә үзенә карата көч кулланылуын белдерә


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

“Алтын урда” хәрәкәтен оештыручы, Киров-Чепецки (ФКУ ИК-5) колониясендә утыручы Данис Сәфәргали колониянең иминлек бүлеге инспектры тарафыннан үзенә карата көч кулланылу турында белдерде. Аның бу турыда колония җитәкчелегенә язган аңлатмасының күчермәсе “Idel.Реалии”да бар.

Сәфәргали аңлатуынча, хәл бер төркем тоткыннарны мунчага алып барганда булган. Сәфәргали инспектордан мунчага алып баруны инде урнашкан тәртип белән оештырылмау сәбәбен сораган һәм мунчада бары салкын су гына булуына ризасызлык белдергән. Шуннан соң инспектор аны читкә алып китеп күкрәгенә суккан. Сәфәргали инспекторның исемен белмәвен яза.

Сәфәргали шулай ук әлеге инспекторның тәртип бозу турында хисап әзерли башлавын, әмма үзенең тәртип бозмаганлыгын да белдерә.

Бу хәлдән соң Сәфәргалине штраф изоляторына япканнар.

XS
SM
MD
LG