Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: пенсия яшен арттыруны русияләрнең 9 проценты гына хуплый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Пенсия яшен арттыру идеясен русияләрнең 9 проценты гына хуплый. 82 процент моңа каршы. Халык пенсия яшенә җитми үләрбез дип курка.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фондының сораштыру нәтиҗәләре шулайрак.

Пенсия яшен арттыруга каршы булучыларның өчтән бер өлеше, үзгәрешләр кабул ителгән очракта, пенсиягә кадәр яшәп булмас дип борчыла. Җиде проценты өлкән яштә эшкә урнашу авыр ди, тагын 6 проценты илдәге яшәү дәрәҗәсе бик түбән һәм пенсия күпләр өчен - хезмәт хакына өстәмә акча дип белдерә.

Сораштыруда катнашучыларның 19 проценты пенсия яшен дәүләттә акча җитмәгәнлектән арттырырга телиләр дип саный. 16 проценты - дәүләтнең пенсия түлисе килми, 11 проценты - акча казнадагы тишекләрне капларга кирәк, ә 3 проценты "түрәләр гади халык аркасында баемакчы" дип белдерә.

Шул ук вакытта респондертларның чиреге бүгенге көндә пенсиягә чыгу яшенең түбәнрәк булын таный.

Русия хөкүмәтендә яңа пенсия реформасы карала. Ирләргә 65 яшьтә, хатын кызларга 60-63 яшьтә пенсиягә чыгу тәкъдим ителә.

XS
SM
MD
LG