Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Криштиану Роналду җанатарлардан тавышланмауны сорады

Бу көннәрдә Сарански шәһәрендә булган Португалия җыелмасы һөҗүмчесе Криштиану Роналду төнлә кунакханә янында булган тавыштан уянган. Футболист тәрәзә янына килеп, ымнар ярдәмендә җанатарлардан тавышланмаска сорады, аңа йокларга кирәген күрсәтте.

25 июнь Португалия Иран җыелмасына каршы уйнаячак.

Казанда беренчелек вакытында татар тарихы белән таныштыру омтылышлары да бар. Казанның Сөембикә манарасы янында туристлар өчен Казан Кирмәне Сөембикә-ханбикә киемнәре кигән кыз белән фотога төшү мөмкинлеге булдырды.

Чара иртәнге тугыздан кичке дүрткә кадәр Дөнья футбол беренчелеге беткәнчегә кадәр һәр көнне эшләячәк. Сөембикә-ханбикә белән фотога төшү йөз сум тора.

Казанда Сөембикә белән фотога төшү - йөз сум
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00

Русия Уругвайга 3:0 исәбенә оттырды. Шуңа карамастан, узган ике матчны җиңү сәбәпле Русия финалның 1/8 уенына чыга.

1 июль көнне Русия Испания белән уйнаячак. Шулай ук финалның 1/8 уенына чыккан Уругвай исә Португалия белән ярышачак.

Казанга Германия җанатарлары килә. Аларда милли мәдәнияткә һәм татар теленә дә кызыксыну бар.

Алман җанатарлары түбәтәй киеп "чын татар" була
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00

Төркем уеннары тәмамлануга 2 көн калды

27 һәм 28 июнь көннәрендә 4шәр матч уйналачак. Әлеге уен нәтиҗәләре финалның 1/8 өлешенә узачак такымнарны билгели.

Хәзерге вакытта 1/8 уеннарының түбәндәге катнашучылар билгеле:

  • Франция – Аргентина (30 июнь)
  • Уругвай – Португалия (30 июнь)
  • Испания – Русия (1 июль)
  • Хорватия – Дания (1 июль)

Германиядә яшәүче 9 яшьлек Тукай әти-әнисе белән үз иле такымы өчен җан атарга дип Казанга килгән. Бу Тукайның Казанга беренче килүе.

Германия бүген Казанда Көньяк Корея белән уйнаячак. Уен кичке биштә башлана.

Германия чемпионаттан төшеп кала!

Гамәлдәге дөнья чемпионы Германия Көньяк Корея белән уенда 2:0 исәбенә җиңелә һәм беренчелектән төркем уеннары вакытында ук төшеп кала. Букмекерлар өчен шаккатыргыч күренеш. Интернет инде бу хакта шаяртулар белән тулы.

Германия – Көньяк Корея уены Казанда үтте.

Уен вакытында стадион янында юл хәрәкәте туктатылды.

Айзирәк Гәрәева (Facebook-тан алынган фикер):

Кеше футбол карый дип, мин дә карыйм. Казанда үткәннәрен күбрәк. Менә хәзер дә карыйм дип, Казан турында әйтерләрме дип көтеп утырам инде))) Төрек комментаторы әле генә уен башында һава торышы белән таныштырды: Казанда һава торышы бик еш үзгәреп тора, ди. Коеп яңгыр яуды. Аннары кояш чыкты да киптереп бетерде, ди. Әле суык иде. Хәзер кыздыра ди.

Кыскасы, аязучан болытлы һава икән, дип уйлап куйдым. Бераздан: Казан - Татарстан җөмһүрияте башкаласы. Волга буенда, һава бик дымлы, диде.

Ә менә тәнәфес бетеп барганда инде бөтенләй мактап ташлады. "Шоферлар юл кагыйдәләрен бозмый", "төрле халыклар яши, яртысы татар. Бер җәмигъ салсалар, бер җирдә чиркәү салалар", "татарлар олы-олы кешеләр, дип сөйләшәләр. Сораган идем ни дигәнне аңлата дип, карт кешеләрне әйтәләр икән", "безгә татарча бик якын. саннары да төрекчә белән бер"...

Тагын... Германия командасында Германиядә яшәгән төрек Мәсгуть уйный. "Мәсгуть атты! Мәсгуть типте! Супер Марио тупны тотты!" Кыскасы, кичәге Месси онытылып китте))

дәвам

XS
SM
MD
LG