Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция – 2018 елгы дөнья беренчелеге чемпионы


Франция җиңүне бәйрәм итә
Франция җиңүне бәйрәм итә

Мәскәүдә узган финал уенында Франция Хорватия җыелма такымын 4:2 исәбенә җиңде.

15 июль кичендә Мәскәүнең "Лужники" стадионында 2018 елгы футбол дөнья беренчелегенең соңгы уены узды. Финал уенында Франция җыелмасы Хорватия такымын 4:2 исәбенә җиңде.

Уен автогол белән башланды. 18 минутта Марио Манджукич үз капкасына ялгыш гол кертте. 28 минутта Иван Перишич гол кертеп, исәпне тигезләде. Беренче тайм Антуан Гризманның пенальти голы белән тәмамланды (38 минут).

Икенче тайм да кызу узды. Поль Погба французларның гол санын 3кә җиткерде (59 минут). Французларның дүртенче голын Килиан Мбаппе кертте (65 минут). Соңгы голны Марио Манджукич Франция капкасына кертә алды (69 минут).

Уенның 50нче минутында футбол кырына полиция киеменә киенгән Pussy Riot төркеме әгъзалары йөгереп чыкты. Алар үз акциясен "Миллиционер уенга керешә" дип атады. Чара алдыннан яздырган мөрәҗәгатьтә алар Русиядә сәяси конкуренция барлыкка килүен һәм сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итте. Аларны тиз генә кырдан чыгардылар.

Шулай итеп, Франция дөнья чемпионы исемен алды, Хорватия лаеклы икенче урын алды. 14 июль көнне беренчелектә өченче урынга Бельгия такымы иреште.

Азатлык радиосы Дөнья беренчеле турында җанлы блог алып барды.

XS
SM
MD
LG