Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа тел галимнәре Русиядәге милли телләрне ихтыяри укыту канунына каршы чыкты


Европа тел белгечләре Русия думасы депутатларына мәктәптә туган телләрне ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен кире кагуны таләп иткән мөрәҗәгать юллады.

Мөрәҗәгатькә Финляндия, Маҗарстан, Австрия, Норвегия, Франция, Италия, Германия, Эстония һәм башка ил һәм шәһәрләрдән 87 галим имза куйган.

Депутатларга юлланган хатта 24 июльдә Думада икенче укылышта каралачак канун өлгесе болай да югалу алдында торган Русия телләре дәрәҗәсен тагын да түбәнрәк төшерәчәк диелгән. "Ул телләрнең хәлен тагын да начарайтмыйча, асаба халыкларның телләрен яклау чаралары тәкъдим ителер дип уйларга нигез юк", ди галимнәр.

Европа белгечләре фикеренчә, Русия милли телләрен укытуда шактый күп кимчелек һәм проблем булган, шуңа карамастан, аларның укытылуы бу телләрне саклауда мөһим фактор булган.

"Без, түбәндә кул куйган тел белгечләре, Дәүләт думасы депутатларын һәм Русия хакимиятен бу канун өлгесен кире кагарга яки кабул итмәскә чакырабыз", ди телчеләр. Русия милли телләренең юкка чыгуы "телләр күптөрлелегенә бәрәчәк һәм кешелекнең интеллектуаль мирасын ярлыландырачак" ди алар.

"Русия телләре кече халыкларны гасырлар буе төрле ысул белән бастырырга һәм ассимиляцияләргә омтылган дәүләттән ярдәм алырга тарихи хокукка ия", дип йомгаклый мөрәҗәгатьне галимнәр.

Туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенең икенче укылышы Русия думасында 24 июль каралыр дип көтелә. Русия думасы канун өлгесенә Татарстан галимнәре тәкъдимнәрен кабул итмәде.

XS
SM
MD
LG