Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы пенсия реформасына Путин керткән үзгәрешләрне хуплады


Русия Думасы утырышы
Русия Думасы утырышы

Дәүләт Думасы депутатлары пенсия реформасына Владимир Путин керткән үзгәрешләрне хуплады. Яңартылган канун өлгесенә ярашлы, хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтән чыгачак.

Дәүләт думасы Русиядә пенсия яшен арттыру канун өлгесен икенче укылышта кабул итте. Депутатлар президент Владимир Путин керткән үзгәрешләрне хуплады. Яңартылган канун өлгесенә ярашлы, хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтән чыгачак.

Дума бинасы янында иртәдән активистлар җыелып, протест белдерде. Алар арасында "Сул фронт" лидеры Сергей Удальцов һәм әлеге хәрәкәт тарафдарлары да бар иде.

Русия думасы сишәмбе өченче укылышта пенсия яшенә җитеп килүче кешеләрне эшкә алмау яки аларны эштән куу өчен җинаять җаваплылыгы турындагы канун кабул итте. Канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде, документ үзгәрешсез кабул ителде. Канунга ярашлы, пенсия яшенә җитеп килүчеләрне эштән куучыларга яки аларны эшкә алудан баш тартучыларга 200 мең сум күләмендә (яки 18 айлык хезмәт хакы күләмендә) штраф салынырга, йә булмаса 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнергә мөмкин.

29 август Русия президенты Владимир Путин пенсия реформасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты. Ул реформаны бераз йомшартырга тәкъдим итте. Русия башлыгы хатын-кызларга пенсиягә чыгу вакытын ирләр белән бертигез - 5 елга күтәрергә кирәк диде. Думада беренче укылышта кабул ителгән документта хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтә чыгарга тиеш диелгән иде.

XS
SM
MD
LG