Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин экстремизм турындагы маддәне йомшартырга тәкъдим итте


Владимр Путин
Владимр Путин

Русия президенты Владимир Путин канун бозучы гамәл бер генә тапкыр кылынган һәм дәүләт иминлегенә куркыныч тудырмаган очракта 282нче маддә нигездә җинаять эше ачмаска тәкъдим итә.

Русия президенты Владимир Путин "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсен өлешчә йомшартырга тәкъдим итте. Бу хактагы канун өлгесен ул Русия думасына кертте.

Президент фикеренчә, 282нче маддәне бөтен очракта да куллану нигезсез. Әмма канунны бер ел эчендә кабаттан бозучыга җинаять җаваплылыгы каралырга тиеш.

Быел август аенда Барнаулда "Вконтакте" социаль челтәрендә мемнар урнаштыру өчен дүрт җинаять эше ачылды. Андрей Шашерин, Антон Ангел, Мария Мотузная һәм Даниил Маркин "нәфрәт яки дошманлык уяту", "дин тотучыларның хисләрен мыскыллауда" гаепләнә.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен 461 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган. 7 июльдә телевидениедә туры элемтә вакытында Путин мондый гамәлләр өчен хөкем итүне "маразм һәм абсурдка" җиткермәскә кирәк дигән иде.

XS
SM
MD
LG