Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Сенцов ачлык тотуны 6 октябрьдән туктатачак


Сенцов эчке әгъзаларының эшләми башлавы сәбәпле үзен көчләп тукландыруга күчерергә җыенуларын әйтә.

Украин режиссеры Олег Сенцов ачлык тотуны шимбә - 6 октябрьдә туктатачак. Ул 145 көн ачлык тотты. Ачлык тотуны туктатуны ул язмача үз адвокаты Дмитрий Динзе аркылы белдерде. Анда режиссер эчке әгъзаларының эшләми башлавы сәбәпле үзен көчләп тукландыруга күчерергә җыенуларын әйтә.

"145 көнлек көрәш, 20 килограммга ябыгу, өзлеккән сәламәтлек, ә максат ирешелмәгән", ди Сенцов.

RUSSIA - letter from Oleg Sentsov
RUSSIA - letter from Oleg Sentsov

Сенцов ачлык тотуны 2018 елның 14 маенда башлаган иде. Ул Русия төрмәләрендәге украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итте.

Сентябрь азагында Сенцовны колониядән шәһәр хастаханәсенә китерделәр. Элегрәк Динзе үзен көчләп тукландырудан куркып Сенцов берничә тапкыр хастаханәгә салудан баш тартуын әйткән иде.

2 октябрь көнне Динзе Сенцовның бөер һәм бавыры белән проблемнар башлануын белдерде.

Җомга көнне Сенцовның ачлыкны туктатуы турында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Валерий Максименко белдерде.

"Мин барлык катнашучыларга, безнең табибларга һәм адвокатларга рәхмәтемне җиткерәм. Алар яшәргә кирәк һәм тормыш дәвам итә дип әйтә килде. Табиплар һәм безнең белгечләр аны ахыргача яшәргә кирәклеккә күндерә алды", дип китерә Максименко сүзләрен "Интерфакс".

Кырымда яшәгән украин режиссеры Олег Сенцов теракт әзерләүдә гаепләнеп Русиядә 20 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул үз гаебен танымый.

XS
SM
MD
LG