Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Конституциясе көнендә митинг Тинчурин бакчасында узачак


Конституция көнендә митинг, архив фотосы
Конституция көнендә митинг, архив фотосы

Татарстан Конституциясе көненә багышланган митинг-концерт 6 ноябрь Казанның Тинчурин бакчасында узачак. Чараны шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирелмәде.

Митинг-концертны оештыручы Бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасы Казан хакимиятенең чараны Тинчурин бакчасында уздыру тәкъдимен кабул иткән.

Митингта 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясен кире кайтару, Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен гамәлгә кертү, татар мәгарифен торгызу мәсьәләләре күтәреләчәк.

Баштарак активистлар митингны Казан үзәгендә Камал театры янындагы мәйданны, Вахитов һәйкәле янын, Бауман урамын сораган иде. Казан башкарма комитеты бу белдерү хатын килештермәде. Казан мэриясе вәкиле Евгений Варакин хатында бу көнне әлеге урыннарда "Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан алданрак планлаштырылган профилактик медицина чаралары" була дип белдерде. Казан шәһәре башкарма комитеты митинг-концертны Тинчурин бакчасында уздрырга тәкъдим итте.

Татарстан Конституциясе көне әллә ни зурлап уздырылмый. Гадәттә, бу көнне барлык иҗтимагый активлык Татар иҗтимагый үзәге үткәргән митинг белән генә чикләнә. Шулай да былтыр көз мәктәпләрдә татар теленең кысрыклап чыгарылу сурәтендә Татар яшьләре форумы 6 ноябрь "Мин татарча сөйләшәм" исемле зур концерт оештырды.

XS
SM
MD
LG