Бу атнада икенче укылышта кабул ителгән федераль бюджет канун өлгесендә шул хакта бәян ителә.
"2019 елга 88 миллион сум, 2020 елга 96 миллион сум, 2021 елга 21 миллион сум каралган", дип яза Бизнес Online.
Мәктәптә милли телләрне мәҗбүри укытуны кире каккан канун өлгесе тикшерелгәндә, милли телләрне саклау һәм өйрәнү фондын булдыру идеясы барлыкка килде.
Русия президенты Владимир Путин 26 октябрьдә әлеге фондны төзү турында фәрман имзалады. Фонд "Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыклары туган телләрен саклау һәм өйрәнү шартлары тудыру максатыннан" төзелә диелде.
Ә бер ел элек Путин, урыс теленнән кала, ана теле булмаган телләрне көчләп укыту – ярамаган хәл дип белдергән иде. Әлеге сүзләрдән соң Татарстанда һәм башка милли республика мәктәпләрендә күпсанлы прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертте. Нәтиҗәдә Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. 14 август ул гамәлгә керде.