26 февраль Казан шәһәре думасы сессиясендә җирле депутат, Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина мәктәп бинасына янкорма төзүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшинга кабат мөрәҗәгать итте. Ләкин бу сорауга бер җитәкче дә җавап бирмәде.
Хәмидуллина сүзләренчә, гимназиядә укырга теләүчеләр елдан-ел арта, ә бүгенге бина балаларны алга таба сыйдыра алмаячак.
"Гимназия матур гына эшләп килә. Рөстәм Нурагалиевич, булышасыз. Балалар саны күп, елдан-ел арта бара. Шәһәрдә милли мәгарифкә ихтыяҗ бар. Моннан өч ел элек янкорма мәсьәләсен күтәргән идек. Чөнки өч елдан соң нинди хәл булачагын анализладык. Рөстәм Нургалиевич, сез хупладыгыз. Бу эш башланган иде. Техник бирем бөтен инстанцияләрдә расланган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу эш тукталды. Әгәр дә моны эшли алмасак, быел 1 сентябрьдән ике сменалы укытуга күчәргә мәҗбүр булачакбыз. Гимназиягә шәһәрнең төрле почмакларыннан, бистәләреннән киләләр. Ике сменалы укыту мөмкин түгел. Бу мәсьәләне үз контролегезгә алыгыз", дип мөрәҗәгать итте Камәрия Хәмидуллина.
Ләкин Татарстан президенты да, мэр да җавап бирергә кирәк тапмады. Әйтергә кирәк, бу бердәнбер татарча бирелгән сорау иде.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре думасында татарча чыгышлар булмауга шелтә дә ясады. Өлешчә татарча да сөйләгән Казан хакимияте җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин чыгышы алдыннан, президент татарча да тыңларга теләвен әйтте.
"Аңласыннар өчен урысча сөйлибез диләр. Без татарча аңлыйбыз. Борчылмагыз. Шигарьләрне татарча әйтәләр дә, урысчага күчәләр" диде Миңнеханов.
Очрашуда "Казан халыкара мәктәбе" (International School of Kazan) мөдире Нияз Гафиатуллин гына ахырдан тулысынча татарча сөйләде. 2018 елга нәтиҗә ясаган Казан мэры Илсур Метшин рәхмәт сүзләре белән татар мәкальләрен татарча әйтүдән кала чыгышын тулысынча урыс телендә ясады.