Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда оппозицион сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтов сак астына алынды


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Аны Русиянең бербөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда гаеплиләр

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе танылган башкорт активисты, оппозиция вәкиле Айрат Дилмөхәммәтовны 6 майга кадәр сак астына алу карары чыгарды.

Аны Русиянең бербөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр.

Дилмөхәммәтов үзе йорт сагы билгеләүне сораган. Моны ул ялгыз пенсионер әнисе белән яшәве һәм балигъ булмаган ике баласы барлыгы белән аңлаткан. Дилмөхәммәтовның әнисе улының йорт сагында утыруына каршы булмавын белдергән. Әмма мәхкәмә ФСБ тикшерүчесенең мөрәҗәгатен канәгатьләндергән.

Айрат Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә. Оппозиция вәкиле үзен гаепле дип санамый. Аның сүзләренчә, 280.1 маддә Җинаять кодексына Кырымны аннексияләүдән соң кертелгән, ә ул үз видеосында Кырымны аеру турында берни дә әйтмәгән.

Җинаять кодексының 280.1 маддәсе 480 көнгә кадәр мәҗбүри эш һәм биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды.

Айрат Дилмөхәммәтов – башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле. 2015 елның 13 мартында ул өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул "Ахырзаман" язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, конституциясен үзгәртергә чакыруда гаепләнә. 2016 елның апрелендә "Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип атый. 2017 елның 11 сентябрендә ул иреккә чыгарыла. Былтыр ул 2019 елның көзендә узачак сайлауда Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдергән иде. Сүз яңа, "дүртенче республика" турында бара дип аңлатты Дилмөхәммәтов. Үз чыгышларында ул татар теленә Башкортстанда дәүләт статусы бирелмәячәген ассызыклап килә. Татарларның Башкортстанда үзбилгеләнү хокукы да юк ди.​

XS
SM
MD
LG