Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә протест чаралары оештыручыларда тентү уза


Кайбер активистлар белән элемтә юк. Тентүләр Чечня белән чикләрне үзгәртү килешүенә каршы Магаста узган митинг вакытында хакимият вәкилләренә карата көч куллану турындагы җинаять эше белән бәйле булырга мөмкин.

Ингушетиядә протест чаралары активистларында тентүләр уза. Республика башлыгының элекке сүзчесе Калой Ахильгов "МБХ Медиа"га дүрт кешенең тоткарлануын хәбәр иткән. Аларның эшен караучы мәхкәмә урнашкан урам ябылган. "Берәр нәрсә була калса, халыкны таратыр өчен Урал машиналары тора" ди Ахильгов.

Ингушетия мөфтие Иса Хамхоев йортында да тентү узган. Протест оештыручыларның һәм иҗтимагый фикер белдерүчеләрнең кайберләре инде элемтәгә кереп булмый. Алар арасынңа Ингушетиянең тейплар шурасы башлыгы Малсаг Ужахов та бар дип хәбәр итә "Яблоко" фиркасенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Муцольгов.

Тентүләрнең төгәл сәбәбе билгеле түгел, әмма Муцольгов аларны Чечня белән чикләрне үзгәртү турындагы килешүгә каршы Магаста узган митинг вакытында хакимият вәкилләренә карата көч куллану турындагы җинаять эше белән бәйли.

Журналист Изабелла Евлоева Facebook-та язуынча, республикада мобиль интернет эшләми. Бу хакта Zama Press басмасы да хәбәр итте.

Протест җитәкчеләренең берсе, хокук яклаучы Магомед Муцольгов яшьләрне провокацияләргә бирелмәскә һәм бүгенге вазгыять белән бәйле урам җыеннары уздырмаска чакырып мөрәҗәгать чыгарды.

Сишәмбе Ингушетия башлыгы Юныс-Бек Евкуров республикада протест чаралары оештыручыларга җинаять эше ачуга ирешәчәкмен дип белдерде.

2 апрельдә Ингушетиядә мәхкәмә "Кавказ" федераль трассасын берничә сәгатькә ябып уздырылган митингта катнашучы дүрт кешене 10 көнгә сак астына алды. Алар хакимиятләр белән килештерелмәгән һәм транспорт йөрүенә комачаулаган урам чарасында катнашуда гаепләнде.

Ингушетия белән Чечня арасындагы администартив чик турындагы килешүгә каршы протест чаралары узган көздән бирле бара. Активистлар бу килешү Ингушетия өчен файдалы түгел дип саный. Соңгы тапкыр уздырылган митинг хакимиятләр белән килештерелгән иде һәм ул референдум турындагы канунга үзгәрешләр кертүгә каршы тору максатыннан оештырылды. Моннан тыш, демонстрантлар Евкуровның вазифасыннан китүен таләп итте. Активистларның бер өлеше вакыты чикләнмәгән протест чарасы уздыру турында белдергәннән соң бәрелешләр башланды.

5-9 апрельгә планлаштырылган яңа митингны Ингушетия хакимиятләре килештермәде.

XS
SM
MD
LG