Бүген Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында институтның сәфәрләргә акчасы җитәрлек булмауны әйтте. Шул сәбәпле фәнни хезмәткәрләр төбәкләргә бара алмый.
Шул ук вакытта Гыйләҗев сүзләренчә, хезмәткәрләр Русия һәм аннан читтә күмәкләшеп яшәгән татарларны өйрәнү белән шөгыльләнә. Мисал өчен институт Казакъстан татарлары, Урта Идел буендагы татар авыллары турында энциклопедик белешмәләр әзерләгән.
Аның әйтүенчә, киләчәктә "Русия Федерациясе татарлары" дигән энциклопедик басма чыгару планлаштырыла.
Дәүләт шурасы комитеты үз карарында Татарстан хөкүмәтенә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтның фәнни хезмәткәрләре санын арттырып, 2021 елга 70 кешегә җиткерү, шулай ук институт чыгарган басма продукциянең тиражын арттыру һәм аны халыкка тарату юлларын булдыруны тәкъдим итте.