Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин суверен рунет канунын цензура дип санамый


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе республиканың зур матбугат чараларында тәнкыйть язмалары булмауга зарланды. Шул ук вакытта ул Telegram канал, мессенджерларны тәнкыйтьләп чыкты, ә Кремльнең интернет иреген чикләү сәясәтен хуплады.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каләм ияләре белән республиканың матбугат көне алдыннан очрашты. Журналистларның әлеге һөнәри бәйрәме 19 майда билгеләп үтелә. Дәүләт шурасына җыелган мөхәррирләрнең күпчелеге Татмедиага караган басмалардан булды, бәйсез матбугат вәкилләре юк дәрәҗәсендә иде. Парламент башлыгы проблемнарга тукталып, каләм әһелләрен дә тәнкыйтьләп тә алды.

"Сыйфатлы һәм тәнкыйди язмалар кирәк. Мисал өчен, Идел елгасының суы саегуы. Социаль челтәрләрдә халык шул турыда язып чаң сукты, фотолар куйды. Ләкин зур басмаларда бу мәсьәләгә игътибар Татарстан президенты Русия экология министрлыгына хат юллагач кына булды. Аңа кадәр тынлык иде", дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта Дәүләт шурасы рәисе телеграм-каналларны тәнкыйтьләп чыкты, ә Русия хакимиятенең сүз иреген кысу чараларын яклады.

"Мессенджерлар, телеграм-каналлар, блогерлар иҗтимагый фикергә йогынты ясыйлар. Ләкин үз язмалары өчен бернинди җаваплылык та тотмыйлар. Хөрмәтле басмалар аудитория артыннан куып, кычкырып торган исемле, әмма соры эчтәлекле язмалар чыгара. Бәлки мин дөрес әйтмимдер? Ялгышсам, тәнкыйтьләгез.

Матбугатка ышаныч бетә. Бу һөнәрнең абруе кими. Шуның нәтиҗәсендә фейк хәбәрләр, блогерларны киңкүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәү, суверен рунет турында һәм башка федераль кануннар кабул ителде. Алар цензура булдыру өчен эшләнмәгән. Бу җаваплылыкны арттыруга юнәлтелгән, алайса кемдер паника тудыра, кемдер махсус ялган сөйли, экстремистик хәбәр тарата. Бу журналистлар корпусы өчен яңа вазгыять”, диде Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы КФУда журналистика бүлегендә бюджет урыннары булмауга ризасызлыгын белдерде. Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзер 10 урын таптылар. Бу мәсьәлә хөкүмәт дәрәҗәсендә контрольгә алынды. Ректор белән сөйләшү булды. Сентябрьдә бюджет урыннары күбәер дип өметләнәбез, диде Мөхәммәтшин.

Мөхәммәтшиннең чыгышы 50 минутка якынлашты. Шуңа да журналистларның сораулар бирергә вакыты калмады.

XS
SM
MD
LG