Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул очрашуы: "Кемнең кайда утырасын конгресс хәл итә"


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул татарлары белән очрашты. Әлеге чарага чакырылган танылган галим, профессор Надир Дәүләт чараны ташлап чыгып киткән. Ул үзен һәм хатынын аерып утыртуга ризасызлык белдергән. Истанбулдагы татар оешмасы җитәкчесе "кемнең кайда утыруын конгресс хәл итә", диде.

15 май Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәре кысаларында Истанбулда татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Миңнеханов президент булгач, аның читтәге татарлар белән очрашуы гадәткә әйләнде. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар әлеге очрашуларны зарыгып көтә, аннан соң күп проблемнар хәл ителер дип өметләнә. Әмма еш кына бу очрашулар формализмга әйләнә.

Миңнеханов Истанбул татарлары белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00

Истанбул очрашуына танылган галим, татарлар тарихы турында дистәләрчә хезмәт авторы, профессор Надир Дәүләт тә чакырылган булган, ләкин чараны ташлап чыгып киткән. Сәбәбен ул Азатлыкка болай аңлатты.

Надир Дәүләт хатыны Бәрил ханым белән (архив фотосы)
Надир Дәүләт хатыны Бәрил ханым белән (архив фотосы)

"Миңнеханов Истанбулда татарлар белән очрашырга тели дип башта биредәге "Идел-Урал" оешмасы җитәкчесе, аннан соң Татарстанның вәкаләтле вәкиле бу очрашуга хәләл җефетегез белән мотлак катнашыгыз, сезсез бу очрашу булалмас дип ничә мәртәбәләр әйттеләр. Соңында хатыным белән риза булдык.

Залга барсак, безне кеше шикелле каршы алучы да булмады, мескен оешма җитәкчесе бер урыннан башка урынга йөгереп кешеләрне утырта иде. Түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылган залда мине бер урынга, ә хатынымны башка урынга утырткач, мин түзә алмадым һәм икәүләп залны ташлап киттек. Безне кунак түгел, күрсәтмә курчак итеп кулланмакчылар икән. Бу инде ирне түргә, хатынны ишек артына урнаштыру сыман тоеылды. Әллә, татарлар исламчылыкка сабышып, хатынны икенче планда күргәннәре өченме шулай эшләделәр? Бу тәҗрибә миңа соңгы орым булды", ди Надир Дәүләт.

Шушы вакыйгага аңлатма бирүне сорап без Истанбул татарларының "Идел-Урал" оешмасы җитәкчесе Гөлтан Ураллыга мөрәжәгать иттек.

Гөлтан Ураллы
Гөлтан Ураллы

"Кешеләрнең кайда утырасын конгресс билгеләде. Әлеге исемлек миңа бер көн кала тапшырылды. Чыгыш ясаучыларны Миңнеханов каршынарак утырттылар. Анда мин, Надир абый, Гөнәл Пултар туры килдек. Ә Надир абыйның хатыны Бәрил ханым башка урынга утыртылды. Надир абыйның моңа ачуы килде. Мин Надир абыйга, татар конгрессы шулай утыртты дип әйттем. Шулай ук Атилла Кундузның да хатыны башка җиргә утыртылды. Ләйсән Шаһин да иреннән аерым утыртылды. Яннарына утыртсак, чыгыш ясаучылар читтә калачак иде. Бәрил ханымга да начар урын бирмәгән идек.

Надир абыйның киткәнен без белми дә калдык. Тәмәке тартырга чыккандыр дип уйладым, әмма шалтыратсам, киткәнен әйтте. Гәрчә ул миннән соң чыгыш ясарга тиеш иде. Анда бик аз кешегә генә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Шуңа Надир абый китү сәбәпле, Гүнәл Пултарга чыгыш ясарга әйттек инде. Әлбәттә, мин моңа бик борчылдым. Әмма протокол бар, барысы да андагыча эшләнә. Мин берни эшли алмыйм. Надир абый безне аңлар инде", диде Гөлтан Ураллы.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Гөлтан Ураллы әйтүенчә, конгресс Миңнеханов белән очрашуга 40 кешелек квота биргән, ә чарага 60лап кеше килгән. "Мин исемлекне алдан ук тапшырдым, әмма анда миңа әйтмичә килгән кешеләр дә булды. Барысы да кертелде, очрашуда катнашты. Очрашуга ни бары 40-45 минут вакыт бирелде", диде ул.

Гөлтан ханым сүзләренчә, Төркия татарларының күбесе үзләрен исемлеккә кертмәүгә башта ачу белдергән. "Бу гомум Төркия түгел, ә Истанбул татарлары очрашуы дигәч кенә тынычландылар" ди ул.

Элегрәк Измир татар оешмасы җитәчесе Беһзат Акташ та Миңнеханов белән очрашырга теләвен, әмма андый мөмкинлек тудырылмавына зарланган иде. Конгресска хатлар язып та нәтиҗәсен күрмәвен әйтте ул.

Читтәге татарлар үзләре хәл итә алмаган проблемнарын Миңнехановка әйтеп хәл итәргә өметләнә. Гөлтан ханым сүзләренчә, алар Миңнехановтан Төркиядә "ТНВ Планета" каналын карау мөмкинлеген булдыруны сораган.

Бу проблем хакында Төркия татарлары инде ничәмә-ничә еллар әйтеп килә, әмма Миңнеханов моны белмәвен таныды.

Татарлар белән очрашуда Русиянең Төркиядәге консулы да катнашкан. Миңнехановның төрле илләрдәге татарлар белән очрашуларында Русия консуллары даими кунак.

XS
SM
MD
LG