Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вконтакте татарча реклам чыгармауны хата дип таныды


Вконтакте социаль челтәре татарча реклам чыгармаган өчен кулланучыдан гафу үтенде.

Дүшәмбе Вконтакте социаль челтәрендә татар телендә реклам урнаштырырга теләгән журналист, "Җайдак" порталының баш мөхәррире Ленар Мифтахныкы үтенече кире кагылганнан соң, Азатлык радиосы: "Ни сәбәпле татарча реклам урнаштыру мөмкин түгел?” дигән сорау белән Вконтакте матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте.

Вконтактедан Азатлыкка җавап бик тиз килде. Анда: "Без игъланны чыгару эшен яңадан башладык. Кызганычка, рекламны кире кагу хата булган. Кулланучыдан гафу үтенәбез", диелгән.

Элегрәк сайт модераторы "Җайдак" порталы баш мөхәрриренә "реклам урыс телендә булырга тиеш" дип рекламны чыгармаган иде.

Вконтакте "Игълан модератор тарафыннан кире кагылган" дип язган, һәм игъланның гамәлдәге кануннарны, өченче затлар хокукларын һәм Вконтакте кагыйдәләрен бозмаска тиешлеген искәрткән иде.

XS
SM
MD
LG