Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт оешмалары ТИҮгә каршы шикаять белән Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән


Уфада татар теленә дәүләт статусы таләп итү пикеты (архив фотосы)
Уфада татар теленә дәүләт статусы таләп итү пикеты (архив фотосы)

Башкорт оешмалары ТИҮнең татар теленә дәүләт теле статусы бирү таләбенә һәм Башкортстанның көнбатыш районнарын Татарстанга кушу тәкъдимнәренә чик куярга тели.

Башкорт оешмалары вәкилләре Башкортстан татар иҗтимагый үзәге эшчәнлегенә карата шикаять белән республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать тапшырган. Моны Азатлыкка "Ак Тамыр" башкорт оешмасы җитәкчесе Ирек Агишев раслады, редакциядә мөрәҗәгатьнең тексты бар.

"Башкортстандагы Татар иҗтимагый үзәге оешуыннан бирле менә инде 30 ел буе татар теленә дәүләт теле статусы бирү өчен чыгыш ясый", дип ризасызлык белдерелә мөрәҗәгатьтә. Хәбировка шикаять итүчеләр шулай ук бу оешманы Башкортстан республикасы Конституциясенә каршы булуда, республика хакимиятләрен беркайчан да якламауда һәм Башкортстан суверенитеты өчен көрәшмәүдә гаепли.

"Татар иҗтимагый үзәге Әхмәт Зәки Вәлидинең көрәштәшләре, Башкорт гаскәрләре җитәкчеләре, татар милләтеннән булган Ильяс Алкин һәм Гомәр Терегулов исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләсен" күтәрмәүдә дә гаепләнә.

Мөрәҗәгать әзерләүчеләр фикеренчә, Башкортстан җитәкчелеге татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен күп эшләр эшләде. "Моны республикада татар телендә чыккан вакытлы матбугат басмалары, театрлар (Уфа дәүләт татар театры, Туймазы татар дәүләт театры), татар халкының шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылуы да исбатлый", диелә хатта.

М​өрәҗәгатьтә ​башкорт оешмаларының ТИҮ белән уртак тел табарга тырышып каравы, әмма ТИҮнең тел мәсьәләсен күтәрүдән баш тартырга җыенмавы языла. Моннан тыш хатта Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең 2017 елда Казанда узган корылтаенда Башкортстанның көнбатыш районнарын Татарстанга кушу мәсьәләсе турында референдум уздыру тәкъдиме хуплану да искә алына.

"2018-2019 елларда да ТИҮ үз позициясен үзгәртмәде. Алар Башкортстанда татар теленә дәүләт сататусы яисә республиканың көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарын Татарстанга кушу позициясендә тора. "Татар теленә - дәүләт статусы" дигән плакатлар белән алар "Нур" татар дәүләт театры һәм республика хөкүмәте урнашкан Ак йорт янында ялгыз пикетлар оештырды", диелә мөрәҗәгатьтә.

Башкорт оешмалары вәкилләре Хәбировтан Татар иҗтимагый үзәге активистларын хакимияткә чакыртып "башкорт җәмәгатьчелеге таләпләрен җиткерүне" сорый. Таләпләр мондый:

  1. Башкортстанда татар телегә дәүләт статусы таләп итүне туктату.
  2. Уфа "Нур" татар дәүләт театры янында татар теленә дәүләт статусы таләп иткән ялгыз пикетларны тыю.
  3. Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарын Татарстанга кушуны таләп иткән өчен ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдиновны җавапка тарттыру. Ул ТИҮ рәисе вазифасында һәм идарәдә калырга тиеш түгел.
  4. Республикадагы татар мәсьәләсен тик Башкортстан белән Татарстан арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы ике яклы килешү белән генә көйләү.

28 майда узган утырышта кабул ителгән бу мөрәҗәгатькә кайсы башкорт оешмалары кушылганлыгы билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG