Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урок 15. Минем өем (мой дом)


На этом уроке разговорного татарского мы поговорим о доме, в котором мы живем – добром, уютном и теплом. А также о том, что бы мы хотели изменить, чтобы превратить его в дом нашей мечты.

Англичане говорят: мой дом – моя крепость, у татар есть поговорка: үз өемдә үз көем (в своем доме свои порядки, все на свой лад). Действительно, дом – это то место, в котором мы чувствуем себя комфортно, уютно и в безопасности.

Выучим новые слова:

Сүзлек: Минем өем

үзем генә яшим – живу один (одна)
туганнарда яшим – живу у родственников
тулай торак – общежитие
фатир/бүлмә/йорт ялларга/арендаларга – арендовать квартиру/ комнату/ дом
тәгәрмәчле өй – дом на колесах
атынгыч кәнәфи – кресло качалка
күченергә – переезжать
сирәк – редко
таләп – требование
мөстәкыйль – самостоятельный
кирәк-ярак – необходимые вещи
хыял – мечта


Дамир – студент-техник, решил пожить отдельно от родителей и занялся поиском квартиры.

Фатир эзлибез

  • Шәмсия. Дамир, сәлам! Нинди яңалыклар бар?​
  • Дамир. Сәлам. Менә белдерүләр сайтыннан фатир карыйм әле.​
  • Шәмсия. Үзең өчен эзлисеңме? Өеңнән кумыйлардыр бит?​
  • Дамир. Юк инде! Әти-әнидән башка, мөстәкыйль яшәп карыйсым килә. Дусларым белән фатир арендаларга телибез. Алар да тулай торактан туйган.​
  • Шәмсия. Хм. Кызык тәҗрибә. Ә нинди фатир эзлисез?​
  • Дамир. Ике бүлмәле, яхшы ремонтлы, җиһазлары, кирәк-яраклары да булсын иде. Тик иң кирәклеләре генә, артык әйбер яратмыйм.​
  • Шәмсия. Уку йортына җәяү йөрергә телисеңдер бит?​
  • Дамир. Әйе, уку йортына да якын булсын, алай җайлырак.​
  • Шәмсия. Таләпләрең күп икән!​
  • Дамир. Әйтергә онытып торам: иң мөһиме – аш бүлмәсе иркен булсын. Без, дуслар белән бергә җыелышып, чәй эчәргә яратабыз.​
  • Шәмсия. Иң мөһиме – акчагыз җитсен.​
  • Дамир. Студентта “акча күп була” инде!​
  • Шәмсия. Көлдердең! Уңышлар!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00
йөкләү

Проверим насколько хорошо вы поняли диалог: выбираем Әйе/Юк.

  1. Дамир яңа фатир алырга тели.
  2. Егет дуслары белән яшәргә уйлый.
  3. Дамирның дуслары тулай торакта яши.
  4. Шәмсия үзенең таләпләрен әйтә.
  5. Студентларның акчалары күп.

    (1 – юк, 2 – әйе, 3 – әйе, 4 – юк, 5 – юк)

Обратите внимание на выделенные окончания -дыр/дер в диалоге. Уделим немного времени на понимание их смысла.

Минутка грамматики

Окончания -дыр/-дер, -тыр/-тер выражают неточность, неуверенность, предположение и переводятся как “возможно, наверное, кажется”. Так же используется в сочетании со словом “бәлки” – может.

  • Болытлар куера, яңгыр явачактыр.Облака сгущаются, наверное, будет дождь.
  • Алия телефонын алмый. Ишетмидер.Алия не берет телефон. Наверное не слышит.
  • Бәлки сиңа ял итеп алыргадыр?Может тебе нужно отдохнуть?
  • Бу затлы күлмәк миңа килешәдер, әмма бәясе кыйммәт. – Это роскошное платье мне, наверное, идет, но оно дорогое.

Вернемся к нашим героям. Шамсия и Дамир снова встретились. Дамир уже успел переехать и рассказывает о своем новом месте.

Синең фатирың нинди?

  • Шәмсия. Дамир, сәлам!
  • Дамир. Сәлам, сине күрүгә шатмын, Шәмсия. Нихаять, күчендем. Хәзер мин – ирекле кош.
  • Шәмсия. Котлыйм! Нинди фатирда яшисең?
  • Дамир. Уку йортыннан бик ерак түгел, ике тукталыш барырга кирәк. Ун катлы йортның бишенче катында өч бүлмәле фатир.
  • Шәмсия. Өч бүлмә? Алайса иркен инде!
  • Дамир. Иркен, әмма мин теләгәнчә түгел.
  • Шәмсия. Ә ничек?
  • Дамир. Җиһазлары артык күп һәм иске. Тәрәзә төбендә хәтта гөлләр дә бар. Аларга су сибәргә кирәк. Ярый әле аш бүлмәсе иркен.
  • Шәмсия. Тулысынча үзеңә ошасын өчең үз фатирың булуы кирәк шул!
  • Дамир. Килешәм! Анысы – киләсе адым.
    please wait
    урнаштыру коды

    No media source currently available

    0:00 0:00:48 0:00
    йөкләү


    Вы уже, наверняка, давно заметили, что порядок слов на татарском языке отличается от русского.

Ун катлы йортның бишенче катында өч бүлмәле фатиртрехкомнатная квартира на пятом этаже десятиэтажного дома

Проверьте себя на понимание диалога, ответьте на вопрос: Какие ожидания Дамира оправдались, а какие нет?

Мөстәкыйль тормыш.
Ике бүлмәле фатир.
Уку йортына якын.
Кирәкле җиһазлар.
Иркен аш бүлмәсе.

У каждого человека свои представления об идеальном жилье. Все зависит от характера и интересов людей. Наши герои рассказали нам, о каком доме они мечтают.

ХЫЯЛДАГЫ ӨЙ

Ильяс, 35 яшь, укытучы.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00
йөкләү

Үз йортым турында күптән хыялланам. Иркен дә булсын, якты да булсын. Бер катлы гына да җитә. Өй янында кечкенә генә бакча эшләргә, бакчада чәчәкләр, бер-ике түтәл яшелчә, агачлар үстерергә телим. Ә калган өлешенә үлән чәчәм. Бассейн да ясыйм әле. Әлбәттә, өемнән ерак түгел бер урында мунча да төзергә җыенам. Кунакка дуслар, туганнарымны чакырам. Шәһәр шау-шуыннан соң ял итеп алырга шәп урын булачак. Эх! Күз алдына килде!

Фирүзә, 54 яшь, архитектор

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00
йөкләү

Киләсе елга мин пенсиягә чыгам. Мин бу вакытны бик көтәм, чөнки пенсиядә дөнья буйлап сәяхәт итәргә җыенам. Шуңа күрә хәзер минем иң зур теләгем – тәгәрмәчле өй сатып алу. Аның эчендә яшәү өчен барлык шартлар да бар: йокы урыны, ашарга әзерләү һәм ашау зонасы, хәтта бәдрәф белән душ та көйләнгән. Күз алдыгызга китерәсезме: һәр яңа көнне яңа урында каршы аласыз… Чын хыял!

Альберт, 28 яшь, шәхси эшмәкәр

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:23 0:00
йөкләү

Хыялланып утырырга вакытым юк. Күптән түгел ике бүлмәле фатир сатып алдым. Шул фатирга яхшы ремонт ясыйсым килә. Юыну бүлмәсе белән аш бүлмәсе иске, аларны тулысынча яңартырга кирәк. Мин үзем генә яшим, шуңа күрә әлегә кунак бүлмәсе белән йокы бүлмәсенә тимим.

Әкълимә, 43 яшь, хисапчы

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00
йөкләү

Табигать кочагында урман уртасында кечкенә генә агач йорт – хыялымдагы өй менә шундый. Саф һава, тынычлык, кошлар сайрый. Шәһәр шау-шуы еракта. Өем кечкенә генә булса да, китапханә өчен аерым урын бар. Кичен, атынгыч кәнәфигә утырып, каһвә яки чәй эчәсең, китап укыйсың... Шәп бит?

Мансур, 19 яшь, студент

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00
йөкләү

Әлегә мин – студент, туганнарда яшим. Хыялымдагы фатир шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Кабан күле ярында булырга тиеш. Мин күпкатлы биек йортлар яратам. Шуңа күрә фатирымны йортның иң югары катыннан сайларга уйлыйм. Зур тәрәзәләрдән шәһәргә гаҗәеп манзара ачыла. Көн дә кояш чыкканнын һәм баеганын карап утырырмын кебек. Зур шәһәр турында хыяллансам да, романтик бит мин.

Сүзлек

шәһәр шау-шуы – шум города
күз алдына килде – представил
көйләнгән – установлен
яңартырга – обновить
табигать кочагында – на природе
гаҗәеп манзара – удивительный вид

Давайте проверим, насколько хорошо вы поняли текст?

? Ильяс бакчада нәрсә үстерергә тели

? Фирүзәнең “чын хыялы” нәрсә

? Альберт кайсы бүлмәләргә ремонт ясый

? Әкълимәнең хыялдагы өе нинди

? Мансурның фатиры ничәнче катта урнашкан

Почему некоторым людям мила маленькая уютная квартирка с давним ремонтом, а другие не уживаются в роскошном особняке в престижном районе города? Возможно, все дело в благоприятной атмосфере дома. Ведь говорят, не важно насколько у тебя большой дом, важно сколько в нем счастья. Как создать уют в собственном доме? Әйдә! Online предлагает свой вариант!

5 советов по созданию уюта у себя дома

Кунак бүлмәсендәге соры диванга төрле төстәге мендәрләр тезеп чыгыгыз. – Дополните серый диван в гостиной яркими подушками.

Юыну бүлмәсендә ак сөлгеләр саклагыз. Ак төс чисталык һәм сафлык хисе тудыра.Храните в ванной белые полотенца. Белый цвет полотенца дает ощущение свежести и чистоты.

Бүлмә гөлләре, яшеллек үстерегез.Выращивайте комнатные растения и зелень.

Идәнгә төрле озынлыктагы келәмнәр җәегез.На пол постелите ковры разной длины.

Кул эшләнмәләре өйгә җылылык өсти.Предметы ручной работы добавляют уют дому.

На этом наше занятие подошло к концу, не забудьте пройти тест для закрепления полученных знаний.

Тест: Минем өем

Тест: Минем өем

Сынау

​Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский для продолжающих

Предлагаем вам курс татарского разговорного для продолжающих. В нём мы изучаем более развёрнутые конструкции, разговорные фразы, обогащаем наш словарный запас и учимся строить более сложные фразы-предложения. Курс для начинающих находится здесь.

последние уроки курса

XS
SM
MD
LG