Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урок 16: Өйдә тәртипме? (В доме порядок?)


Красивая комната? А вы можете описать её на татарском? :)
Красивая комната? А вы можете описать её на татарском? :)

На предыдущем уроке мы говорили о доме, в котором мы живем. Продолжим, и поговорим о порядке и чистоте дома. Каким он должен быть? Какие "татарские" слова мы используем для обозначения уборки? Изучим тему "чистоплотности" на татарском!

Итак, как и всегда, предлагаем начать с ознакомления новой лексики:

Дәреснең төп сүзләре (основная лексика урока)

  • җыештырырга – убираться
  • идән юарга – мыть полы
  • кер юарга – стирать
  • тузан сөртергә – протирать пыль
  • урнаштырырга – раскладывать
  • туздырырга, таратырга – раскидывать
  • тәртип – порядок
  • тәртиптә тотарга – держать в порядке
  • тәртипкә китерергә – наводить порядок
  • тәртипсезлек – беспорядок
  • артык әйбер – лишняя вещь
  • савыт-саба – посуда
  • тузансуырткыч робот – робот-пылесос
  • клининг хезмәте – клининговый сервис/услуги
  • сирәк – редко
  • еш – часто
  • атнага/айга/елга бер – раз в неделю/месяц/год

ТӘРТИП ЯРАТАСЫЗМЫ?
Вы любите порядок?

Кто-то любит порядок, а кому-то комфортно жить в хаосе. А как любите вы? Для того, чтобы ответить на этот вопрос на татарском, давайте познакомимся с репликами разных людей. Мы задали им два вопроса:

  1. Тәртип яратасызмы? –​ Вы любите порядок?
  2. Өй җыештыруга күп вакыт китәме? – Сколько времени уходит на уборку дома?

Илһам, 32 яшь, тәрҗемәче:

Мин – минималист кеше. Өемдә артык әйбер тотмыйм, ләкин һәр нәрсәдә тәртип булуын яратам. Һәр әйбернең үз урыны бар. Кайдан алдың, шунда куйдың! – бу минем өчен алтын кагыйдә. Өй җыештыру күп вакытымны алмый, көн саен якынча ярты сәгатьтә өемне тәртипкә китерәм.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:26 0:00
йөкләү

Закир, 45 яшь, инженер-физик:

Көтелмәгән сорау. Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Эш өстәлемә карасаң, тәртип ярата торган кешегә охшамаганмын. Мин моны “иҗади тәртипсезлек” дип атыйм. Кемдер өстәлемне җыештырырга, кәгазьләремне урнаштырырга теләсә, мин үземә кирәкле әйберләрне таба алмыйм. Минем үз тәртибем бар. Өемне хатыным һәм кызларым җыештыра. Күпме вакытлары китәдер, сорап карармын.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:26 0:00
йөкләү

Резеда, 36 яшь, күп балалы ана, хуҗабикә:

Бөтен кеше дә чисталык ярата дип уйлыйм. Атнага ике тапкыр идән юам, тузан сөртәм. Тузансуырткыч робот – минем яңа дустым, бик уңайлы җиһаз. Өй буенча башка көндәлек эшләр дә күп: савыт-саба юу, ашарга пешерү, балаларны карау. Җитешә алганча эшлим, җитешмәсәм, борчылмыйм. Өйдә тәртип булу, әлбәттә, – мөһим нәрсә, ләкин минем өчен беренче урында түгел.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00
йөкләү

Ринат, яшен белдерми, эшкуар:

Безнең өйгә кунаклар, хезмәттәшләр еш килә. Өй – хуҗаның йөзе, әлбәттә, тәртип кирәк. Атнага бер клининг хезмәтен чакырабыз. Бөтен җирне яхшылап юып китәләр. Калган көннәрдә чисталык өчен хатыным җаваплы.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:21 0:00
йөкләү

Ләйлә, 28 яшь, тәрбияче:

Өй җыештырырга яратмыйм, шуңа күрә сирәк җыештырам. Ике бүлмәле фатирны тәртипкә китерергә вакыт күп китә. Ләкин шул ук вакытта тәртипсезлек тә мине арыта, кәефемне төшерә. Өйдә тәртип тотарга өйрәтүче махсус белгечләр бар икән. Алар белән киңәшләшергә уйлыйм.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:25 0:00
йөкләү

Устойчивые фразы и выражения

  • Кайдан алдың, шунда куйдың! – Откуда взял, туда положил.
  • Көтелмәгән сорау – неожиданный вопрос
  • Иҗади тәртипсезлек – творческий беспорядок
  • Җитешә алганча эшлим – работаю по мере успеваемости
  • Өй – хуҗаның йөзе – Дом – лицо хозяина
  • Кәефемне төшерә – портит настроение

​Ну а теперь давайте с помощью следующих вопросов проверим, насколько хорошо вы поняли текст:

  • Илһам өен еш җыештырамы?
  • Закирның эш өстәлен кем тәртипкә китерә?
  • Резеда көн саен кайсы өй эшләрен эшли?
  • Ләйләнең проблемы нәрсәдә?
  • Иң тәртипле кеше кем?

Атналык план (план на неделю)

Чтобы успеть навести порядок везде и облегчить себе работу, специалисты советуют составить список дел, некий чек-лист. Например, план на неделю:

  • Дүшәмбе:
    китап киштәсе;
    кер юарга;
  • Сишәмбе:
    гөлләр;
    кибеткә бару;
  • Чәршәмбе:
    тузан суырткыч;
    эш өстәле;
  • Пәнҗешәмбе:
    юыну бүлмәсен җыештырырга;
    тузанны сөртергә;
  • Җомга:
    суыткыч;
    идәнне юарга;
  • Шимбә:
    атналык меню төзү;
    бала бүлмәсен җыештыру;
  • Якшәмбе – ял көне.

Когда мы рассказываем о планах на предстоящую неделю, мы используем будущее время. Сделаем перерыв на грамматику и вспомним формы будущего времени. В татарском языке их две: опредёленное (-ачак/-әчәк) и неопределённое (-ыр/-ер, -ар/-әр) будущее время.

Вспомните, как используются эти формы, и в чём их различие? Предлагаем вспомнить на примере следующих предложений:

  • Шушы китапларны бер урынга гына куеп тор, дүшәмбе көнне китап киштәсен тәртипкә китерәчәкбез.
  • Якшәмбе буш вакытым күп, көне буе ял итәчәкмен.
  • Бүген шимбә. Хәзер атналык меню төзим, соңыннан кибеткә барырсың.
  • Балаларның бүлмәсен җыештыргач, рәхәтләнеп уйнарлар.

Для многих уборка дома – утомительное и нелюбимое дело, которое отнимает много сил и времени. Но если организовать процесс грамотно и подобрать правильную мотивацию, уборка пройдет быстро и легко. Давайте послушаем диалог на эту тему:

Борчыйсым килмәде.

  • Азат. Рәхим ит, Ләйсән апа! Алдан хәбәр итмәдең.
  • Ләйсән. Алдан борчыйсым килмәде. Сюрприз булуын теләдем. Чәй эчәргә чәк-чәк тә алдым.
  • Азат. Рәхмәт! Менә шушы ике бүлмәле фатирда егетләр белән яшибез инде.
  • Ләйсән. Егетләр генә яшәгәне сизелә шул. Бу идәнне соңгы тапкыр кайчан юган идегез?
  • Азат. Кайчан булды икән?!
  • Ләйсән. Тузан да җыелган, чәй эчәргә чиста савыт та юк! Нишлибез инде?
  • Азат. Хәзер табарбыз!
  • Ләйсән. Эш өстәлең шушымы?
  • Азат. Әйе, өстәл шушы.
  • Ләйсән. Хәзер үк тузаннарны сөртергә, идәнне юарга кирәк.
  • Азат. Сөртербез, юарбыз.
  • Ләйсән. Әйдә, эш өстәлеңне чистарт, артык әйберләрне урынына куй.
  • Азат. Чистартырбыз, куярбыз!
  • Ләйсән. Кунак хуҗаны өйрәтә!
  • Азат. Ярый килдең әле, Ләйсән апа. Кунак – җыештыру өчен иң шәп мотивация, тик алдан хәбәр итеп килсәң, мондый тәртипсезлекне күрмәс идең.
  • Ләйсән. Килештек! Башка вакытта алдан шалтыратачакмын. Сез дә фатирыгызны тәртиптә тотачаксыз!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00
йөкләү

Словарик для диалога:

  • Алдан хәбәр итәргә –- сообщить заранее
  • Сизелә – заметно
  • Хәзер үк – сейчас же

Проверьте понимание содержания текста методом "Әйе/Юк":

  • Азат Ләйсәннең кунакка киләчәген белә.
  • Ләйсән күчтәнәч алып килгән.
  • Азат фатирда дуслары белән яши.
  • Егетләр фатирларын тәртиптә тота.
  • Ләйсән – Азатның туганы.

Заманча җиһазлар (современные устройства)

Предлагаем вашему вниманию современные достижения техники, которые помогут убираться по-новому. Топ лучших гаджетов и электронных приборов для уборки дома:

  • Тузансуырткыч робот – робот-пылесос
  • Тәрәзә юучы робот – робот для мойки окон
  • Электрсеберке – электровеник
  • Мульти-пешекче​ –​ мультиварка
  • Савыт-саба юу машинасы – посудомоечная машина
  • Кер юу машинасы – стиральная машина

​Фатима – активная девушка, работает на фрилансе. Давайте закрепим новые слова, прочитав последний пост на ее странице в социальной сети:

"Иртән тордым, юындым, ашадым. Савыт-саба юу машинасын кабыздым, киемнәремне кер юу машинасына салдым, тузансуырткыч роботны эшләттем, мульти-пешекчене төшке ашка көйләдем. Спорт белән шөгыльләнеп кайтам әле!".

Клининг хезмәте

С каждым годом растёт популярность клининговых компаний, которые предлагают навести идеальную чистоту в вашем доме. А как вы относитесь к таким услугам? Выбирайте.

  • Клининг хезмәтен еш кулланам, миңа бик ошый. Тиз, чиста һәм уңайлы.
  • Бик теләп чакырыр идем, тик әлегә кулланганым юк.
  • Туганнар белән елга бер өмә оештырабыз, клининг хезмәтеннән яхшырак.
  • Чит кешене өйгә кертергә теләмим, үземнең тәртипне үзем генә беләм.
  • Нәрсә соң ул? Беренче тапкыр ишетәм.

Словарик:

  • еш кулланам – часто пользуюсь
  • бик теләп – с большим желанием
  • өмә – коллективная помощь, субботник
  • чит кеше – чужой человек

С пожеланием удачи и позитивного настроя в процессе уборки дома, наша занятие подошло к концу. Надеемся, что он был лёгким и интересным, и позволил вам выучить много нового и интересного!

Предлагаем пройти тест для закрепления полученных знаний:

Тест: Өйдә тәртипме?

Тест: Өйдә тәртипме?

Сынау

Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский для продолжающих

Предлагаем вам курс татарского разговорного для продолжающих. В нём мы изучаем более развёрнутые конструкции, разговорные фразы, обогащаем наш словарный запас и учимся строить более сложные фразы-предложения. Курс для начинающих находится здесь.

последние уроки курса

XS
SM
MD
LG