Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров "Башкорт" оешмасы активистларын корылтайдан көч белән чыгару вакыйгасына карата фикерен белдерде. Башинформ язуынча, башкорт телен саклау һәм үстерү фонды мөдире Гөлназ Йосыпова Хәбировтан "таныш булмаган оешма вәкилләренең утырышка көч белән бәреп керергә омтылулары һәм башкортларны җәберлиләр дип әйтүләренә" фикерен белеште.
"Мин башкортларның юлын башкача күрәм. Без республикабызда зур, күпмилләтле гаилә буларак яшибез. Шовинизмны алга сөргән һәм расизм дәрәҗәсенә төшкән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел", дип җавап бирде Хәбиров.
Ул әлеге күренешләр һәм кешеләргә үз вәкаләтләре кысаларында "рәхимсез" булачагын әйтте.
Зилаер районыннан корылтайга делегат булып сайланган, әмма ахыр чиктә исмелектән сызып ташланган "Башкорт" оешмасы лидеры Фаил Алчынов җыенга килгән иде, әмма аны кертмәделәр. Активистны башта конгресс-холлның куәт хезмәткәрләре утырган бүлмәсенә яптылар.
Пленар утырыш башлангач, залда утырган Гафури районы делегаты Илмир Мөхәммәтҗанов корылтайга кайбер сайланган делегатларны кертмәү турында урыннынан кычкырды. Аны микрофонга чакыргач, ул балконнан залга чыгып китте, ләкин аны шунда ук билгесез кешеләр кулларыннан тотты, полиция янына алып китте. Полиция аңа "читкә китеп сөйләшик" дип тәкъдим иткән. Илмир бәйсез делегатларны корылтайга кертелмәде дип әйтте.
Залдан шулай ук Монакодан килгән делегат Гөлшат Үзәнбаева да Мөхәммәтҗановка сүз бирүне таләп иткән иде. Аңа да сүз бирмәделәр.
Фаил Алчынов һәм Илмир Мөхәммәтҗанов Уфаның 9нчы полиция бүлегенә китерелде.
Мкесть үз чыганакларына сылтанып язуынча, әлеге хәлләрдән соң җыен тәмамлану белән Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитетында да, Башкортстан башылгы идарәсендә дә кайбер кешеләрне вазифаларыннан алырга мөмкиннәр. Башкортстан башлыгының эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов һәм милли сәясәт бүлеге мөдире Ришат Сабитов эшләреннән җибәрелер дип фаразлана.
Бадранов тыныч кына басып торган Фаил Алчыновны сак хезмәткәренә тапшырган иде.