Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарада җирле халыкка әйтеп тормыйча гына Ермакка һәйкәл ачтылар


Ермакка 30 тонналы һәйкәл. Фото Тара шәһәре Вконтакте төркеменнән алынды
Ермакка 30 тонналы һәйкәл. Фото Тара шәһәре Вконтакте төркеменнән алынды

Омсикның Тара шәһәре көнендә Ермакка һәйкәл ачылган. 30 тонналы һәйкәл куелачагы турындагы хәбәр 24 июль көнне генә билгеле була.

Омски татар милли-мәдәни мохтарияте вәкиле Камил Сәйфулин үзенең Facebook битендә язуынча, 24 июль көнне Тарское Прииртышья сайтында "Шәһәргә керү юлында Ермакка һәйкәл кую башлангычы белән чыккан Александр Лукьяненко җитәкчелегендәге эшмәкәрләр 30 тонналы һәйкәлгә нигез куюны тәмамлый" дигән язма чыкты, аннары аны алып аттылар, әмма "Вконтакте" битендәге пост сакланды. Әмма инде 26 июль көнне хөкүмәтнең төп мәгълүмат җиткерүче 12нче Каналы җирле халыкка бүләк буларак шәһәр көненә Ермакка һәйкәл ачылачагын хәбәр итте. Төш вакытында Тара360 һәйкәлнең Радищев һәм Ленин урамы киселешендә иртән аның инде ачылуын әйтте.

Ягъни һәйкәл кую турында мәгълүмат өч көн алдан гына әйтелә, бернинди җәмәгать тыңлаулары, һәйкәл кую турында тәкъдимнәр җыю, дизайн хакында сөйләшүгә бәйле мәгълүмат интернетта булмады. Гомумән берни булмады! Бу бәхәсле тарихи шәхескә карата һәйкәл кую турында җирле халык бары өч көн алда гына белде. Моны хакимият белән килештермичә эшләгәннәрме? Бусы сорау тудыра”, ди ул.

2016 елның 3 августында Омскида Ермакка бер һәйкәл ачылганда себертатарлар, татар иҗтимагый оешмалары протест белдергән иде. Шуңа да карамастан хакимиятләр активистларга басым ясап, бу һәйкәлне ачты.

“Бу мәсьәләне чишүдә Татарстанны ярдәм итәргә беркем чакырмый да, чөнки 2016нче елгы хәлдән соң өметебез өзелде. Бернинди дә бердәм татар халкы һәм өлкән абыебыз буларак күргән Казан һәм аның Президенты юк. Һәрбер төбәктә татарларлар үз проблемнарын үзләре чишә. Дөнья татар конгрессы хәзер инде җәмәгать оешмасы түгел, ә республиканың түрәләр структурасы”, ди Камил Сәйфулин Facebookта.

XS
SM
MD
LG