Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азат Мифтаховны тагын бер айга сак астында калдырды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәхкәмә тентү вакытында алынган әйберләргә химик экпертиза ясарга кирәклегенә сылтана.

Мәскәүнең Головин мәхкәмәсе хулиганлыкта гаепләнүче Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховны сак астында тотуны 7 сентябрьгә кадәр озайтты. Бу хакта адвокат Светлана Сидоркина сүзләренә сылтанып ОВД-Инфо хәбәр итә.

Мәхкәмә тентү вакытында алынган әйберләргә химик экспертиза ясарга кирәклегенә сылтана. Экспертиза 1 сентябрьгә кадәр уздырылырга тиеш. Сидоркина сүзләренчә, мондый сылтау инде өченче тапкыр кабатлана.

25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде.

Июнь урталарында Азат Мифтаховның әти-әнисе полиция тарафыннан янаулар булуы турында Азатлыкка сөйләде.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG