Шикаятьне Халык җыены депутатлары төркеме тапшырды. Алар Ингушетия парламентының Чечня белән административ чикләрне билгеләү турындагы канунга яшерен тавыш бирүне канунсыз дип тануны сорады.
2018 елның 16 октябрьдә Ингушетия белән Чечня арасындагы администартив чик турындагы килешү гамәлгә керде. Аны 26 сентябрьдә ике республика башлыклыры Юнысбәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров имзалаган иде. Килешү нигезендә Ингушетия төньяктагы җирләренең бер өлешен якындагы Чечня җирләренә алыштыра, өстәвенә көньякта да республиканың зур гына өлешен Чечняга бирә. Моннан соң сентябрь ахырында Ингушетиядә протест чаралары башланды.
2018 елның 4 октябрендә Ингушетия хакимиятләре җирле парламент килешүне хуплады дип игълан итте, ә депутатлар үзләре тавыш бирү нәтиҗәләре ялганлап күрсәтелде дип белдерде.
26 ноябрьдә республиканың инициатив төркеме үзәк сайлау комиссиясенә чикләрне үзгәртүгә бәйле референдум уздыру турында документлар кертте. Әмма ул кире кагылды.
Декабрьдә Русия конституция мәхкәмәсе Чечня белән Ингушетия арасында чикләрне билгеләү турындагы килешү Русия Конституциясенә каршы килми дип белдерде.