Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда югары уку йорты җитәкчелеге студентларны "Бердәм Русия"гә тавыш бирергә өндәгән


КАИның Лениногорски филилалы вәкиле район башлыгы соравы белән студентларны "Бердәм Русия"гә тавыш бирергә өндәгән. Уку йорты башлыгы моны яшерми.

Казан дәүләт тикшеренү техник университетының (КАИ) Лениногорски филиалы җитәкчелеге студентлар белән очрашуда киләсе парламент сайлувында "Бердәм Русия"гә тавыш бирергә өндәгән. Очрашу чәршәмбе булган дип белдерде студентларның берсе. Сөйләшүнең аудиоязмасы бар.

Уку йорты вәкиле хакимият фиркасе өчен тавыш бирергә өндәүне район башлыгы сорады дигән.

"Ул Лениногрски филиалы белән горурлана, миндә югары уку йорты бар дип әйтә. Бу яхшы теләктәшлек, бу бик шәп! Авыр вакытларда без һәрвакыт башлыкка барабыз, ул безгә һәрвакыт ярдәм итә. Студентларга мөрәҗәгать итү аның шәхси үтенече иде. Әгәр теләктәшлек күрсәтә алсак, шәп булыр иде! Әйдәгез, егетләр! Сайлауга сезне беркем дә арканлап тартып бармый, мин тавыш бирү кабинасы янында сезне саклап тормыйм", дигән КАИ филиалы вәкиле.

Уку йортының Лениногорски филиалы җитәкчесе Рәсим Шәмсетдинов Idel.Реалиига очрашу фактын раслаган. Аның сүзләренчә, студентларны "мөмкинлекләренә карап, "Бердәм Русия"гә теләктәшлек күрсәтүләрен сораганнар".

"Студентлар җыелышы булды. Анда 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар була дип хәбәр иттек. Актив катнашуларын һәм мөмкинлекләренә карап, бүген хакимияттәге фиркагә теләктәшлек күрсәтүләрен сорадык", дигән Рәсим Шәмсетдинов.

Студентларның берсе мессенджерда төркем җитәкчесе хәбәренең скриншотын күрсәткән. Анда "Инстаграмдагы шәхси аккаунтларыгызда моны урнаштыруыгзны һәм #ЕРТатарстан, #яголосуюзаЕР, #ЕР_Лениногорский" хештегларын куюыгыз сорала" диелгән.

Мондый хештеглы фото һәм видеолар соңгы көннәрдә Инстаграмда чынлап та, күренә башлады.

Лениногорски районы башлыгы Рәгать Хөсәенов районның рәсми сайтында халыкны тавыш бирүдә катнашырга чакырды. "Сайлау кампаниясе төгәлләнә. Анда катнашучыларның барысына да төрле проблемалар буенча үз позицияңне билгеләү, аларны хәл итү юлларын тәкъдим итү өчен ачык, гадел көндәшлек өчен тигез шартлар тудырылды", диелә башлык мөрәҗәгатендә.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрь уза. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

XS
SM
MD
LG