Барыгызга да кайнар сәлам! Наблюдая за прекрасными видами, мы обсуждаем природу, делимся с друзьями и близкими о своих впечатлениях. Как выразить свое восхищение или, наоборот, недовольство природой по-татарски? Как подписать очередной пост о красотах природы в инстаграме на татарском? Именно об этом наш сегодняшний урок! Әзерме? Let's go, то есть киттек!
Для начала изучим необходимую лексику:
ТАБИГАТЬ МАТУРЛЫКЛАРЫ – КРАСОТЫ ПРИРОДЫ
- Табигать – природа
- Кояш баю – закат
- Кояш байый/бата – солнце садится
- Шәфәкъ – заря
- Таң – рассвет
- Таң ата – рассветает
- Чәчәк – цветок
- Агач – дерево
- Урман – лес
- Кош – птица
- Кошлар тавышы – пение птиц
- Диңгез – море
- Шарлавык – водопад
- Чүл – пустыня
- Мәгарә / тау куышы – пещера
- Тау – гора
- Упкын – обрыв
- Йолдыз – звезда
- Ай – луна
Прочитали, повторили, что-то запомнили? Молодцы! Но не тут-то было. Как вы поймете выражения “кичке шәфәкъ”, “иртәнге шәфәкъ”? Давайте разберемся. Итак, слово “шәфәкъ” – означает “красный цвет от солнечных лучей, после захода солнца на горизонте или краснота на восточном горизонте перед рассветом”. Следовательно, универсальное слово, которое поможет вам описать “красноту” солнца.
Также давайте закрепим, для вас уже, знакомые глаголы, которые являются самыми активными на эту тему.
1. Сокланам – восхищаюсь
- Табигатьнең матурлыгына сокланам. – Восхищаюсь красотой природы.
- Кичке шәфәкънең матурлыгына сокланып туя алмыйм. – Не могу налюбоваться красотой заката.
2. Слово “карыйм” переводится как “смотрю”, а если сказать “Хисләнеп карап торам – смотрю, переполнившись чувствами
- Аска карыйм, ә анда упкын. – Смотрю вниз, а там обрыв.
3. Хозурланам – наслаждаюсь
- Тауларга карап хозурланам. – Наслаждаюсь горами. (дословно – смотря на горы)
4. Тоям – чувствую
- Табигатьнең матурлыгын тоя белергә кирәк. – Нужно уметь чувствовать красоту природы.
5. Җыям – собираю
- Җиләк/гөмбә/чәчәкләр/ җыям – Собираю ягоды/грибы/цветы
ТАБИГАТЬ #РӘХӘТБӘХЕТ
Итак, мы с вами познакомились с новыми словами на тему “Природа на татарском”. Стоит закрепить. Прежде чем прослушаем аудио материалы, давайте посмотрим употребление данной лексики в живой татарской речи.
- Табигать кочагында. – В объятиях природы.
- Табигатькә хозурланырга яратам. – Люблю наслаждаться природой.
- Стоунхенджта кояш байый. – Закат в Стоунхендж.
- Кояш баюның матурлыгы синең матурлыгың янында берни түгел. – Красота заката не сравнима с твоей красотой.
- Маттерхорн тавы кичке шәфәкъ вакытында. – Гора Маттерхорн во время заката.
- Һәр туар таң бәхет китерсен. – Пусть каждый рассвет принесет счастье
- Таң ату күренешләре сокландыра. – Рассветы восхищают.
ЧТО СКАЖЕМ О ПРИРОДЕ?
Но еще выразительнее получится наш пост, если употребить “природные прилагательные”. Тут только одним “матур” не обойдешься. Давайте пробежимся по основным прилагательным, которые помогут вам описать ваши чувства, эмоции. Кстати, татары, когда что-то начинают описывать один за другим, то очень любят употреблять в своей речи местоимение “ул (он/она/оно)”. Каким образом? Читайте дальше:
- Искиткеч – очаровательный
- Берсеннән-берсе (матур) – один (одна) краше другого
- Ул чәчәкләр, ул берсеннән-берсе биек агачлар, ул кошлар! Нинди генә кош юк анда! Искиткеч! – Эти цветы, эти деревья, одно выше другого, эти птицы! Каких только там нет птиц. Прекрасно!
- Әйтеп-бетерә алмаслык матурлык! – Неописуемая красота!
- Объективка сыймаслык матурлык! – Красота, которую невозможно передать через объектив!
- Таң калырлык күренеш! – Восхитительный вид!
- Оныта алмаслык булды – Это было просто незабываемо
- Очсыз-кырыйсыз – безграничный, безбрежный, неизмеримый, необозримый, бесконечный; без конца и края
- Анда очсыз-кырыйсыз чүл. – Там бескрайняя пустыня.
- Уңга карасаң – очсыз-кырыйсыз таулар, сулга карасаң, диңгез. – Если посмотреть направо – безграничные горы, налево – море.
- Серле – таинственный
- Серле урман – таинственный лес
- Текә – обрывистый, крутой
- Текә тауларга менгәндә уңайлы аяк киеме кирәк. – Когда поднимаетесь в гору, нужна удобная обувь.
ДИАЛОГ: МАТУРЛЫК!
- Лилия: Сатып алдың мени бу фотоальбомны?
- Чулпан: Әйе, уйладым, уйладым да, алдым. Бик ошый, кунаклар килгәч тә, шундагы фотоларны карыйбыз. Ялдан кайтам да ноутбуктан күчерәм. Рәхәтләнеп карыйбыз.
- Лилия: Балидагы фотоларны күчердеңме әле?
- Чулпан: Әйе, кара, анда бар.
- Лилия: Ой, нинди матур кичке шәфәкъ! Таң калырлык күренеш! Бу фото бигрәк матур чыккан. Миңа шундый ошый.
- Чулпан: Анда минем кебек кояш баеганны карарга яратучылар бар икән. Шунда бер кечкенә фотограф өйрәтте.
- Лилия: Әллә балалар үзеңне өйрәтә?
- Чулпан: Әйе, 8 яшьлек Тимерлан исемле малай бөтен әйберне белә. Исем китте!
- Лилия: Ә бу нинди матур чәчәк? Роза гөленә охшаган.
- Чулпан: Әйе, роза гөле бу. Аны анда Bungan Mawa дип йөртәләр. Ә менә болары какао агачы. Ә алга таба берничә фотодан соң анда дөге террасасы күрерсең.
- Лилия: Табигать бигрәк матур инде!
- Чулпан: Биик матур! Таң атулар, кичке шәфәкъ, кошлар тавышы, агачлар....
- Лилия: Секумпул шарлавыгына бардыгызмы?
- Чулпан: Юк, бик барасы килгән иде Марсның кәефе булмады. Аннары пляжга гына бардык.
А сейчас давайте проверим, насколько хорошо вы поняли текст?
- Чулпан нәрсә сатып алган?
- Лилиягә нинди фото ошый?
- Балида роза чәчәген нәрсә дип йөртәләр?
- Чулпаннар кайсы шарлавыкка бара алмаганнар?
ТАТАРЧА КЕМПИНГ
Некоторые любят наслаждаться величественной красотой природы и собственным совершенством, сидя в палатке. И все это реально, если выбрать кемпинг: пение птиц, рассветы, закаты, ночевки на природе и т.д. Следующие выражения именно на эту тему.
- Чатыр – палатка
- Йокы капчыгы – спальник
- Учак – костер
- Мендәр – подушка
- Юрган – одеяло
- Үзебез белән – с собой
- Юешләнә – промыкает
- Кибә – сохнет, сушится
- Озонборыннар тешли – комары кусают
- Кемпинг урыннары кайда бар, карадыгызмы? – Посмотрели, где есть места для кемпинга?
- Чатырны дөрес итеп куярга кирәк. – Нужно правильно установить палатку.
- Кем учак яга? – Кто разожжёт костёр?
- Учак янында таң каршыладык. – Встретили рассвет у костра.
- Кичке шәфәкъкә хозурланып утырдык. – Любовались закатом.
МОНОЛОГ: ПЛЮСЛАРЫ ҺӘМ МИНУСЛАРЫ....
- Эльза: Я, Райнур, кемпинг ошадымы?
Райнур: Дөресен генә әйткәндә, миңа кемпинг ошады да, ошамады да. Ни өчен ошады? Табигатьнең бөтен матурлыкларын күреп, ишетеп, тоеп ял итәсең. Иртән чатырны ачып җибәрәсең, тәмле, саф һава.. Учак ягасың. Аның янында таң каршылыйсың. Кичке шәфәкъ вакытында, журналга куярлык итеп фотога төшәсең...Тауларга менәсең, мәгарәгә кереп ял итәсең, шарлавыкларга, кошлар сайравына сокланасың.... Ә менә аның озынборыннары, кичке салкыны... брррр... Ярый үзебез белән озынборыннардан спрей алган идек. Ул булмаса белмим, нишләгән булыр идек. Чатыр ачык калса, юрган, мендәрләр юешләнә.. Аны ярты көн киптерергә кирәк... Йокы капчыкларында уңайсысыз...Менә бөтен плюслары һәм минуслары...
ҮЗЕҢ БЕЛӘН НӘРСӘЛӘР АЛЫРГА КИРӘК? – ЧТО НУЖНО БРАТЬ С СОБОЙ ДЛЯ КЕМПИНГА?
- Чатыр
- Йокы капчыгы
- Мендәр/Юрган
- Теш чистарткыч, паста, сабын
- Җылы кием
- Фонарь
- Уңайлы аяк киеме.
- Озонборыннардан крем, спрей
- Шырпы
- Дарулар
А если честно, самое главное “теләк” – желание и “яхшы кәеф” хорошее настроение и круто если в вашей команде будет человек, который хорошо играет на гитаре, “гитарада уйнаучы кеше” – с ним не пропадешь.
5 ИДЕЙ ДЛЯ ОТДЫХА НА ПРИРОДЕ
1. Коймак камырын пакетларга салып әзерләп куегыз. Табигатьтә табага сытып кына чыгарасыз (выдавите).
2. Чалбарларга урман бете (клещ) кергән-кермәгәнен тикшерү өчен кием өчен клейле ролик белән йөреп чыгыгыз.
3. Өйдә йомыркаларны капкачлы савытка ватып салып куегыз. Болай алар ватылмый да, бер көн бозылмыйлар да.
4. Аяк киеменә тыштан парафин сөртсәгез, ул юешләнмиячәк.
5. Вазелинлы мамык (вата) шарлары учак ягарга менә дигән!
ДИАЛОГ: "ЯЛ ИТӘСЕМ КИЛӘ"
- Зөлфия: Искәндәр, әйдә бу атнада урманга пикникка барыйк әле?
- Искәндәр: Пикникка? Әй, кызык түгел бит ул. Кая барасың килә соң?
- Зөлфия: Ничек инде кызык түгел? Саф һава, агачлар, чәчәкләр, гөмбә җыярбыз.
- Искәндәр: Соң әйдә ярар. Гөмбә дигәч кызыктырдың.
- Зөлфия: Алайса урманга бармаганга.... Менә соңгы тапкыр кайчан урманга бардык икән? Әйт әле?
- Искәндәр: Былтыр, җиләккә бардык.
- Зөлфия: Әй, Искәндәр, җиләк җыймаганга ике ел инде. Гөлнара белән Маратларга да әйтәбезме? Бергә күңеллерәк бит.
- Искәндәр: Белмим инде... Алар бу атнада туйга барабыз дигәннәр иде бугай, шалтыратып кара.
- Зөлфия: Бу атна түгел, киләсе атнага.
- Искәндәр: Каян беләсең?
- Зөлфия: Гөлнараны фитнес залда күрдем кичә, аннан кофе эчәргә дип кафега кергән идек, шунда әйтте.
- Искәндәр: Ярар, алайса бу атнада пикник. Үзебез белән казан да алырбыз. Мин бүген ютубта бер блоггерның кызыл балыктан уха пешергәнен караган идем. Пешерербез әле?
- Зөлфия: Шәп идея!
Проверьте понимание содержания текста методом "Әйе/Юк/Моның турында әйтелмәде":
- Искәндәрнең үлеп пикникка барасы килә.
- Зөлфиянең кияргә киеме юк.
- Гөлнара белән Марат туйга барырга җыеналар.
- Искәндәр ютубта утыра.
- Зөлфиягә иренең идеясе ошамый.
- Искәндәр белән Зөлфия былтыр гөмбәне бик күп итеп җыйганнар.
ӘНӘ, КҮРӘСЕҢМЕ? – ВИДИШЬ, ВОН ТАМ..?
Все люди видят этот мир по разному. Даже если двое смотрят на одно и тоже, то другой может увидеть то, что не заметил первый. Случалось ли у вас такое? Вы смотрите на звезды и не видете большую медведицу? Мы вам подскажем!
- Әнә тегендә – Вооон, там
- Әнә еракта – Вон в далеке
- Йолдызларны күрәсеңме? – Видишь звезды?
- Теге тауны күрәсеңме? – Видишь вон ту гору?
Легко? Конечно, всего-то запомнить одно слово “әнә” добавляем то куда хотим указать. Потренируемся?
- Ты видишь вон тот дом?
- Ты видишь вон ту звезду?
- Ты видишь вон ту гору?
- Ты видишь вон ту речку?
УСТОЙЧИВЫЕ ВЫРАЖЕНИЯ
- Табигать кочагында – на природе
- Табигатьне сакларга кирәк! – Нужно беречь природу!
- Табигать баласы – детя природы
- Табигать сулышы – дыхание природы
ТАБИГАТЬ ТУРЫНДА БЕР ИКЕ АФОРИЗМ
- Табигатьтә файдасыз бер генә нәрсә дә юк. – В природе нет ничего бесполезного. (Мишель Монтень)
- Кеше табигатьне белмәү белән бәхетсез. – Человек несчастен лишь потому, что не знает природы. (Гольбах Поль Анри)
5 интересных фактов об экологии
Все о природе, о красоте... СТОП. Не останемся равнодушными к проблемам экологии. Надо об этом поговорить, только татарча. Предлагаем вам следующие факты на татарском языке.
- Швейцариядә чүп (мусор) беткән. Ышанасызмы?
- Интернетта спам җибәрүгә елга 33 миллиард кВт/ч электроэнергия китә. Ә сез беләсезме, моның кадәр электроэнергия 2,4 миллион өйне җылытырга җитә икән бит!
- Тын океанында (В тихом океане) бер зууур чүп табы (тап-пятно) бар. Мәйданы 1,5 миллион квадрат километр. Куркыныч!
- Иң пычрак күл Россиядә – Карачай күле. Фотосын күрсәгез, ике төн йокламыйсыз!
- Австралиядә коалаларны машиналар таптамасын өчен (чтобы не сбивали машины) махсус юллар ясаганнар. Афәрин!
*****
На этом наш урок подошел к концу. Надеемся, что он был лёгким и интересным, и позволил вам выучить много нового и интересного!
Предлагаем пройти тест для закрепления полученных знаний:
Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".
Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Встретимся на следующем занятии. Сау булыгыз!