Татарстанда "Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында 13 сентябрьдә республика мәчетләрендә әлеге темага җомга вәгазьләре укылачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итә.
"Үзләренең вәгазьләрендә имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм террорчылыкның мөэмин мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләячәк. Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзһәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирү күздә тотыла. Хәзрәтләр, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, диннән бик ерак булып та, исламны аклану рәвешендә файдаланучы террорчылар һәм экстремистларга каршы торуның мөһимлегенә басым ясаячак", диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, җомга намазы ахырында террор гамәлләре вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның рухларына дога кылыначак.