Мәскәүгә Путинны куарга барганда тоткарланган шаман Александр Габышев 20 сентябрь иртән Якутскига китерелгән. Бу хакта Сибирь.Реалии хәбәр итә.
19 сентябрьгә каршы төндә медиа Габышевның юкка чыгуы турында язды. Бурятия тикшерү комитеты һәм эчке эшләр министрлыгы бу хакта берни белдермәде. Пәнҗешәмбе көндез шаманның тоткарлауы расланды һәм Якутскига җибәреләчәге турында әйтелде.
Шаман Александр Габышев Ерак көнчыгыш юллары буйлап инде дүрт ай Мәскәүгә таба җәяү бара. 2021 елда ул анда президент Владимир Путинны куарга җыена. Ул Русия президентын кара көчләр вәкиле дип саный. Ике мең чакрым юл узып, Габышев йөзләгән машина йөртүче белән сөйләшкән, аның вәгазьләре яздырылган видеоларны миллионнан артык тапкыр караганнар.
Amnesty International хокук яклау оешмасы якут шаманын вөҗдан тоткыны дип атады һәм иреккә җибәрүне таләп итте. Оешманың Русия вәкилләгендә хакимиятләрнең әлеге адымын абсурд, Габышев, башка ватандашлар кебек, үзенең сәяси карашларын белдерергә һәм дини гореф-гадәтләрне үтәргә хаклы диделәр.
Шаманга юлда кушылган тарафдарлары аның юлын дәвам итәргә җыена.