Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли кием фестивале: "Һәркем аңласын өчен урысча оештырабыз"


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

28 сентябрь Казанда милли кием күргәзмәсендә татар теленә игътибар бирелмәде. Оештыручылар сүзләренчә, барлык мәгълүмат, язуларның урысча гына булуы чара барысына да аңлаешлы булсын өчен эшләнгән. Тамаша барышында "Бездә милләтчелек булырга тиеш түгел" дигән сүзләр дә яңгырады.

"Ай да костюм" дип аталган милли кием күргәзмәсе буларак тәкъдим ителгән чара "Окно" дигән дизайн, мода һәм урам перформансы фестивале кысаларында уздырылды. Оештыручылар – Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чараның максаты – милли киемне көндәлек тормышта куллануны популярлаштыру.

Казанда милли кием фестивалендә татар теле читтә калды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

"Казан – күп милләтләр үзара дус яши торган урын буларак танылган. Шуннан чыгып, төрле милләт вәкилләрен бер көндә бер урында җыеп, милли киемнең никадәр матур булуын, аны киеп йөрү, үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен белеп яшәү нинди горурлык икәнен күрсәтер өчен шундый күргәзмә оештыру фикере килде. Шотландия, Франция, Англиядә узучы төрле фестивальләргә карасак, андагы халыкларда милли элементлар кергән кием киеп йөрү популяр. Хәзер бу Татарстанда да күренә башлады, бик күп яшьләр көндәлек киеменә милли элементлар өстәп куя, мәсәлән, милли бизәкләр төшкән читекләр, жилетлар, букчалар. Һәм бу бик куандыра", дип сөйләде оештыручыларның берсе Татьяна Яковлева.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Казанда яшәүче төрле милли диаспора вәкилләрен санамаганда, фестивальны карарга килүче гади халык әллә ни күп түгел иде. Диаспораларга исә үз милләтеннән берничә вәкил милли киемдә киенеп килергә тиеш дип әйтелгән булган, шуңа күрә биредә үзбәк, таҗик, молдаваннарны милли киемдә күреп булды. Алардан тыш шәһәрнең иҗат коллективлары да милли киемнән чыгыш ясады. Халык саны аз булуын оештыручылар игълан булмау белән аңлатты.

"Безнең шәһәрдә һәркөнне диярлек төрле чаралар үткәрелә, әлбәттә берничә ай алдан анонс ясаганда килүчеләр саны күбрәк була, безнең очракта фестиваль турында соң игълан ителде һәм шул сәбәпле халык без уйлаганнан күпкә азрак килде" диде алар.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Азатлык хәбәрчесе игътибар иткәнчә, фестивальдә булган язуларда бер генә татар сүзе дә юк иде. Тамашаны алып бару да урыс телендә генә булды, гәрчә, оештыручылар алып баручы ике телдә сөйли дип ышандырырга тырышса да, төп мәгълүматны урысча җиткергән арада бер-ике татар сүзен кыстыру ике телдә алып бару дигәнне аңлатмый. Ә менә "бездә милләтчелек булырга тиеш түгел, бер милләт үзен икенче милләт алдында өстен куярга тиеш түгел" дигән сүзләр чара дәверендә алып баручы тарафыннан берничә кат кабатланды.

Фестивальның төп өлеше, милли кием дефилесы белән тәмамланды, ләкин дефилега барлык милләтләргә якын булган интернациональ көй урынына заманча аранжировкада ясалган урыс фольклор җыры сайланды. Күрәсең, башка милләткә якын көй, яисә җырны сайласалар, калганнарга аңлашылмас дип уйлаганнардыр, мәгълүматның урысча гына булуы нәкъ шулай аңлатылды.

Татьяна Яковлева
Татьяна Яковлева

"Күргәнегезчә, мәгълүмат урыс телендә генә бирелгән. Бу бары тик шәһәр кунаклары аңласын өчен генә эшләнде. Бүген монда Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Уфадан килүче кунаклар булып китте һәм Русиянең башка шәһәрләреннән килгән туристлар да көтелә, алар фестивальның нәрсәгә багышланганын аңласын өчен мәгълүмати язулар урысча. Ләкин киләсе елга, минем уйлавымча, татарча язулар да өстәлер һәм шулай ук бәлки инглиз теленә дә игътибар бирербез, чөнки чит илдән килүче туристлар да шактый бездә" диде оештыручыларның берсе Татьяна Яковлева.

XS
SM
MD
LG