Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Казандагы яңа консулы Исмәт Эрикан: "Татар телен өйрәнәсем килә"


Исмәт Эрикан
Исмәт Эрикан

Төркиянең Казандагы яңа консулы Исмәт Эрикан татар телен өйрәнергә, Казанда Юныс Әмре төрек теле үзәген ачуда тырышлык салырга вәгъдә итте.

Казан Кирмәнендә Төркиянең "Йолдыз Сарае коллекциясендәге фотоларда патша Русиясе" күргәзмәсе ачылды. Чарада Төркиянең Казандагы яңа консулы Исмәт Эрикан да катнашты. Ул күргәзмә ачылу тантанасыннан соң журналистлар сорауларына җавап бирде.

Азатлык Төркиянең Казандагы консулыннан башлыча нинди өлкәләрдә эш башкарачагы, кайсы тармакка басым ясаячагы турында кызыксынды.

"Беренче чиратта консуллык Татарстанны Төркиядә таныту эшен дәвам итәчәк. Ике ил арасында сәүдә эшләрен җанландыру максаты да тора. Моны төрле проектлар ярдәмендә эшләп булыр дип уйлыйм. Төркиядән Татарстанга инвестицияләр җәлеп иту һәм шулай ук Татарстаннан Төркиягә инвестицияләрне җәлеп итү булачак. Мәдәният һәм сәнгать –тормышыбызның бер өлеше. Бу юнәлештә күп чаралар оештырылачак , диде ул.

Төркиянең Казандагы яңа консулы Исмет Эрикан: "Татар телен өйрәнәсем килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

Азатлык шулай ук Казанда Юныс Әмре төрек үзәге әлегәчә ачылмавы хакында искә төшерде һәм бу мәсьәләне хәл итүдә консулдан нинди эшләр башкрырга җыенуы турында сорашты.

КФУда эшләп килгән Юныс Әмре үзәгенең эшчәнлеге 2015 елның 24 ноябрендә Русия хәрби очкычы Төркия чигендә бәреп төшерелгәннән соң башланган низаг аркасында туктатылды. Исмәт Эрикан бу хакта хәбәрдәр булуын әйтте.

"Безнең эшчәнлек даимилек таләп итә. Миңа кадәр эшләгән консулларның хезмәтен дәвам иттерәчәкмен. Юныс Әмрә темасында бер проблем курмим .Миңа кадәр дә Казандагы Төркия консуллыгы бу мәсьәләне хәл итүдә күп көч куйды һәм безнең тырышлык мәсьәләне хәл итүгә булышыр дип уйлыйм", дип җавап бирде.

Моңа кадәр Казанда эшләгән Турхан Дилмачның татар телендә матур сөйләшкәнен искә төшереп, журналистлар татар телен никадәр беләсез дип кызыксынды.

"Татар теле матур, ул төрек теленә якын. Бик өйрәнәсем килә. Бу минем мондагы тормышымны, эшемне җиңеләйтер иде. Кулымнан килгәнчә тырышачакмын", диде ул. Татар телендә ни дә булса беләсезме дигәнгә ул "Мине бераз кызганыгыз, әлегә Казанга килүемә өч кенә көн", дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG