Ди Каприо тарафыннан оештырылган Earth Alliance хәйрия оешмасында Куштау проблемы белән шөгыльләнмәячәкбез дип белдергәннәр. Бу хакта Ufa1.ru сәхифәсе хәбәр итә.
Элегрәк башкорт активистлары шихандагы ятманы эшкәртүне тыю көрәшенә кушылу үтенече белән актерга мөрәҗәгать иткән иде. Change.org сайтында АКШ актеры Леонардо Ди Каприо исеменә Куштау шиханын якларга сорау мөрәҗәгате урнаштырылды. Аны 500ләп кеше имзалаган.
Петициядә әйтелгәнчә, Куштау җирлегендә файдалы казылмалар эзләү һәм чыгаруга лицензия бирелгән, әлеге лицензия 2039 елның 10 августына кадәр гамәлдә булачак. "Бу котылгысыз рәвештә Куштау тавының юкка чыгуына һәм әйләнә тирәгә, аның геологик, биологик, тарихи һәм мәдәни мирасына төзәтелмәслек зыян китерәчәк", диелә мөрәҗәгатьтә.
"Эхо Москвы" язганча, активистлар Леонардо Ди Каприо оештырган Earth Alliance оешмасы белән элемтәгә кергән. Оешмада активистларның эшен югары бәяләгәннәр һәм аларга уңыш теләгәннәр. Моннан тыш активистлар Парижда ЮНЕСКО вәкилләре белән дә элемтәгә кергән диелә.
Азатлыкка билгеле булганча, Куштауны саклап калу өчен көрәшү активистлар теләктәшлек сорап БМОда чыгыш ясап популяр булган швед кызы, эколог Грета Тунбергка да мөрәҗәгать итәргә җыеналар.
Башкортстанның Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина Азатлыкка хәбәр итүенчә, шурада Куштауны саклап калу белән шөгылләнүче махсус эшче төркем булдырылган. Бу төркемгә төрле тармаклардан галимнәр кергән, аны Башкорт дәүләт университетының геология кафедрасы мөдире Исхак Фәхретдинов җиткәли. Комиссия килеп туган хәлне җентекләп тикшерәчәк, ди Мәүлимшина.
Һолливудта иң танылган актерларының берсе Леонардо Ди Каприо сәнгатьтән тыш үзенең экологик эшчәнлеге белән танылган. 1998 елда ул Leonardo DiCaprio Foundation фондын булдырып, экология юнәлешенә дистәләрчә миллион доллар аерып биргән. Аерым алганда, актер юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар һәм диңгез фаунасы турында борчылуын белдерә. 2016 елда Ди Каприо Давос форумында әйләнә тирәне саклау өчен Crystal Award премиясен алган.
2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Моңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.
Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Активистлар петицияләр урнаштырды, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хатлар язды, танылган кешеләр дә Куштауны яклау чараларына кушылды.