Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: Русиянең иң бай хатын-кызлары рейтингында Гүзәлия Сафина бер баскычка күтәрелгән


Гүзәлия Сафина
Гүзәлия Сафина

Forbes Русиянең иң бай хаты-кызлар рейтингын төзегән. ТАИФ мөдире урынбасары Гүзәлия Сафинаның байлыгы бер ел эчендә  $240 миллионнан  $270 миллионга җиткән. 

Forbes төзегән рейтингта Татарстаннан бер генә хатын-кыз. ТАИФ ширкәтләр төркеме җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Сафина быел исемлектә 16нчы урында. Журнал мәгълүматына караганда, аның байлыгы бер ел эчендә $240 миллионнан $270 миллионга җиткән. Былтыр 17нче урында иде.

Беренче урында быел да Inteco Management ширкәте президенты, Мәскәүнең элекке мэрының хатыны Елена Батурина. Аның байлыгы $1,2 миллиард дип бәяләнә.

Рейтингның икенче баскычында Wildberries кием кибете җитәкече Татьяна Бакальчук ($1 млрд).

Өченчедә - президент Владимир Путин даирәсенә кергән миллиардер Юрий Ковальчук хатыны. Ковальчук Русиянең 25 иң бай хатын-кызы рейтингында беренче тапкыр катнаша, аның байлыгы $600 миллион диелә.

2016 елга кадәр Татарстанның беренче президенты оныгы Камилә Шәймиева һәм “Бәхетле” кибетләре челтәре хуҗабикәсе Мөслимә Латыйпова да Forbes рейтингына кергән иде. 2015 елда алар рейтингның 9нчы һәм 14нче урыннарында иде. 2016 елда алар төшеп калды. 2015 елда Гүзәлия Сафина өченче урында иде.

XS
SM
MD
LG