Русия Югары мәхкәмәсе Юстиция министрлыгының "Кеше хокуклары өчен" иҗтимагый хәрәкәтен ябу турындагы шикаятен канәгатьләндерде.
Ябу хокук яклау оешмасының кануннарны берничә тапкыр бозуы белән бәйле диелә. Алар 2018 елда планнан тыш уздырылган тикшерүләрдә ачыкланган дип белдерелә.
Хилафлыклар арасында 2014 елда кабул ителгән хәрәкәтнең низамнамәсе Сивил кодекс үзгәрешләренә туры килмәү дигәне бар. Шулай ук хәрәкәтне "ят агент" дип тану белән бәйле Росокомнадзор штрафлары да телгә алына.
"Без Русия Югары мәхкәмәсендә үз позициябездә нык торачакбыз, кирәк булса Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә барып җитәрбез", диелгән иде элегрәк "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте белдерүендә.
Элегрәк Мәскәүдәге мәхкәмә "Кеше хокуклары өчен" хәрәктенә "ят агентлар" канунын бозган өчен 300 мең сумлык штраф салган иде. Мәхкәмә шулай ук оешма җитәкчесе Лев Пономаревка да "ят агентлар" кануны нигезендә 100 мең сум штрф салды. Бу соңгы ике айда аның бишенче штрафы булды.
"Ят агентлар" турындагы канун 2012 елдан бирле эшли. Документка ярашлы, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар махсус реестрда теркәлергә тиеш.
Реестрга кергән оешмалар ярты ел саен үз эшчәнлеге турында хисап тапшырырга, матбугат чараларында үзләренең ят агент булуларын күрсәтергә тиеш. "Ят агент" дип аталудан баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
2018 елның ноябрендә чит илдән финансланучы матбугат чараларын да ят агентлар дип танырга мөмкинлек бирүче канун кабул ителде. Соңрак Русия думасы физик затларны да ят агент дип тану мөмкинлеге бирүче үзгәрешләр кертте.
Хәзергә ят агентлар реестрына сәүдәгә корылмаган 150дән артык оешма һәм матбугат чарасы кергән. Алар арасыда "Голос" берләшмәсе, "Мемориал" хокук яклау оешмасы, "Җәзаларга каршы тору комитеты", Азатлык радиосы, Idel.Реалии проекты, Свобода радиосы, Сибирь.Реалии, Фактограф, Кавказ.Реалии, Крым.Реалии, медиапроектлары һәм "Настоящее время телеканалы, Америка авазы бар.