Чарада, “Татар теле өчен көрәш — татар дәүләтчелеге өчен көрәш”, “1990 елгы декларация нигезендә кабул ителгән 1992 елгы Конституцияне кире кайтарырга!”, “Татарстанда барлык түрәләр, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре татар телен белергә тиеш. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенең үтәлешен таләп итәбез”, дигән шигарләр күтәрелде.
ТИҮ оештырган митинг дога кылу һәм Татарстан Конституциясен кабул итүгә үз өлешен керткән милли активистларның исемнәрен санау һәм вафат булганнарны искә алу белән башланып китте.
Чарада иң беренче булып сүз бирелгән, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров үз чыгышында, илең булып Конституцияң булмаса, син милләт түгел һәм бу милләтнең киләчәге дә юк дигән фикер җиткерде.
“Кичә генә Путин урыс телен саклап калу өчен бөтен дөнья белән берләшеп урыс милләтенең телен күтәрергә теләвен әйтте. Мин моны безнең җитәкчеләргә бер үрнәк дип әйтер идем. Әгәр дә сез җитәкчеләр икән, үз телегезне саклап калыр, күтәрер өчен Русия президенты Путиннан үрнәк алыгыз. Әгәр дәүләт, Конституциядә язылган туган телне үстерү һәм күтәрү маддәсен үтәми икән, димәк ул дәүләтнең рухи көче юк. Безгә телне урыслар түгел, Аллаһы Тәгалә бирде. Аллаһ биргән телне беркемнең дә алырга да хакы юк. Теле, рухы юкка чыккан халыкның киләчәге дә булмый”, диде Шакиров.
Татарстан Конституциясен кабул итүчеләрдән, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова митингта катнашучыларга Чаллыдан телефон аша мөрәҗәгать итте. Аның чыгышы тавыш көчәйткечләр аша яңгырады.
“Татарстан Конституциясе проектына мин һәм татар иҗтимагый үзәге тәкъдим иткән вариантта бер генә тел — татар теле һәм бер генә ватандашлык — Татарстан республикасы ватандашлыгы булырга тиеш иде. Әмма бик зур көрәштән соң ике тел һәм ике ватандашлык Конституциягә кереп калды. Без моңа каршы көрәшеп карадык, әмма бу нормаларны җиңә алмадык”, диде Бәйрәмова.
Бәйрәмова сүзләренчә, кимчелекләре булса да, ул Конституциягә бәйсезлекнең бик күп нормалары салып калдырылган иде. Декларациянең барлык пунктлары диярлек керде. Анда шулай ук референдум нәтиҗәләре дә салып калдырылды.
“Әмма 2000нче елларда Мәскәүдән килгән таләпләр аркасында бу Конституция Русиянеке белән тәңгәлләштерелде. Русия нәрсә әйтте, прокуратура нәрсә әйтте — Татарстан җитәкчелеге тәңгәлләштерә-тәңгәлләштерә Конституцияне бүгенге хәлгә калдырды. Мескен Конституция бүген татар халкының үзе кебек — таланган, йолкынган, кискәләнгән, изелгән, теле өзелгән, башына сугылган. Аны тезләндерергә тырышалыр әмма ул тезләнмәгән. Ни генә булмасын, Конституциянең 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән дигән тарихи датасы бар. Шуңа күрә, нинди генә авырлыклар булмасын, бу көн безгә барыбер бәйрәм”, дип белдерде язучы.
Шагыйрә Нәҗибә Сафина фикеренчә, татар халкы биш гасыр буена сугыш хәлендә яши һәм бу сугыш бервакытта да туктамады. Аның бары тик формалары, алымнары гына үзгәреп тора.
“Монда килмәгән депутатлар нигә митингка халык аз килгән диләр. Кабаттан безнең белән Мәскәү урамындагы хәлләрне кабатларгамы? Безнең халык бервакытта да үзенең дәүләтчелегеннән баш тартмады һәм тартмый. Монда килмәгәнгә карап кына сез халыкны үз милләте һәм үз теле өчен янмый икән дип уйлый күрмәгез. Ул дәшмичә янарга мәҗбүр. Әмма янартаулар гасырлар буе өлгерә. Аның чәчрәп чыкканын көтәргә кирәкмидер дип уйлыйм”, диде шагыйрә.
Митингны оештырган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев 2002 елда Татарстанда дәүләт түнтәрелеше булды, 1992 елгы Конституциянең төп маддәләре алып ташланды дип белдерде.
“1992 елгы Татарстан Конституциясе күптән үлде, ул инде юк. Без хәзер 2002 елгы Конституция белән яшибез. Бу яңа Конституциядә Татарстан суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, җир һәм аның байлыклары бөтен халык милке һәм Татарстан кануннары аның чикләре эчендә өстенлеккә ия дигән төп маддәләр юк. Шуңа күрә безнең митингның төп таләбе — 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтару булырга тиеш”, дип чыгыш ясады ТИҮ рәисе.
Шулай ук башка чыгыш ясаучыларның фикерләре дә яңгыраган бу митинг җырлар һәм шигырьләр бергә үрелеп барды.
70ләп кеше катнашкан җыен "И, туган тел" җырын җырлап тәмамланды.