Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор экстремизмда гаепләнгән студент Егор Жуковка дүрт ел колония сорады


Егор Жуков мәхкәмәдә, 2019 елның 25 сентябре
Егор Жуков мәхкәмәдә, 2019 елның 25 сентябре

Прокурор Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) студенты Жуковның YouTube каналында урнаштырылган роликларында хакимиятне көч белән яулап алуга һәм кораллы баш күтәрүгә чакыру бар дип саный. 

4 декабрьдә Мәскәүнең Кунцевский районы мәхкәмәсендә узган утырышта прокурор Егор Жуковка дүрт ел колония хөкеме бирүне һәм 2,5 елга интернет-сайтлар белән бәйле эшләрне тыюны сорады.

Жуковны 2019 елның җәендә булган протестлар вакытында экстермизмга чакыруда гаеплиләр. Тикшерүчеләр студентның YouTube-та урнаштырган роликларында Русия хакимиятенә каршы "көч һәм кораллы фетнә” кулланып көрәшкә чакыру бар дип тапты.

Жуков үзен гаепле санамый һәм сорау алулар вакытында көч куллану алымнары булган протестларга һәрвакыт каршы булуын, фетнәгә чакыра алмавын әйтте дип яза Медиазона.

Егор Жуковны 27 июльдә Мәскәү шәһәр думасына гадел сайлаулар таләп иткән урам чарасында кулга алган иделәр. Аны массакүләм чуалышларда катнашуда гаепләделәр. Ләкин бер ай узгач студентны өй сагына күчерделәр, чуалышларга катнашы булмаган дип танып, җинаять эшен туктаттылар. Ләкин шул ук вакытта аңа карата экстермизмга чакыру маддәсе нигезендә яңа эш ачылды.

XS
SM
MD
LG